Accessibility links

Кайнар хәбәр

Феофан: "Керәшенчә келәүләр дә укырмын"


Митрополит Феофан матбугат очрашуында, 12 октябрь 2015 ел
Митрополит Феофан матбугат очрашуында, 12 октябрь 2015 ел

Митрополит Феофан мәктәпкә "Православ мәдәнияте нигезләре" дәресләрен кертү, татар теле һәм керәшен руханиларын әзерләү мәсьәләләренә карашын белдерде.

Митрополит Феофан 12 октябрь Казанда "Комсомольcкая правда" газеты матбугат үзәгендә Татарстандагы төп мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашып, аларның күп санлы сорауларына җавап бирде.

Православ рухани вазифада өч айлап булуын искә алып, баштан ук сөйләшүне нәтиҗә ясау һәм алдагы планнар ягына борып җибәрде. Сорау биргәнне дә көтмичә, ул "беренче чиратта, рухинилар эшен көчәйтеп җибәрү" максаты тора дип белдерде.

"Православ мәдәнияте нигезләре мәсәльәсе чишелер"

Хәбәрчеләргә сүз бирелгәч, митрополитка беренчеләрдән булып Татарстанда "Православ мәдәнияте нигезләре" дәресен мәктәпләргә кертү тырышлыклары хакында сораулар юлланды.

Митрополит башта җавап бирергә теләмәсә дә, соңыннан "бу юнәлештә эш бара" дип аңлатты.

“Мәсьәлә гади түгел, миңа кадәр бу вазифадагы кеше (Анастасий - ред.) 25 ел эшләгән, ә "православ мәдәнияте нигезләре" дәресләре мәсьәләсенә әле ике-өч кенә ел. Бу юнәлештә мин эшлим, әмма максатыбызга конфронтация аркылы түгел, киресенчә, диалог аша барырга кирәк.

Без шулай эшлибез дә, мин ышандырырга тырышачакмын. Әмма тыныч юл белән. Мин хәзергә шуны гына әйтә алам, хәзердән үк бу юнәлештә күп нәрсә эшләнә", - диде митрополит.

Ул нәрсәне күз алдына тотуын ачыкламаса да, Азатлыкка кайбер православ дин башлыкларының ата-аналар белән бу мәсьәләдә аңлату эшләрен алып баруы билгеле. Тихвин чиркәве башлыгы Павел атакай да дин укытуны теләвен белдергән иде.

Шунннан соң, митрополиттан башка бик күп сорауларга җавап алганнан соң, хәбәрчеләр яңадан бу мәсьәләгә әйләнеп кайтып, митрополитның шәхси карашы белән кызыксынды.

“Минем карашымча, ата-аналарның сайлау хокукын гарантияли торган канун бар. Кабатлап әйтәм, бу мәсьәлә килешеп хәл ителергә тиеш. Каршылыкка кереп бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Ә безгә бу мәсьәләне хәл итергә кирәк һәм, минемчә, ул хәл ителер,” – дип җавап бирде ул.

Элегрәк митрополит Феофан “Православие мәдәнияте нигезләре" фәне Татарстанда укытылырга тиеш” дип ачыктан–ачык итеп әйткән иде.

Митрополит дәресне кертеп булуына ышанса да, моның кайчан булуын әйтә алмады.

"Татар телен өйрәнәчәкмен"

Татарстанга килгәч тә православ дине җитәкчесе татар телен өйрәнәчәкмен дип вәгъдәләр биргән иде. 12 октябрь матбугат очрашуында ул татар телен өйрәнү теләге барлыгын кабат раслады.

Баштарак ул татарча өйрәнү максатын керәшен мәхәлләсе белән эш итү теләге белән аңлаткан булса, әлеге очрашуда, аралашу, сөйләшә торган кешенең куңелен эретер өчен дип әйтте. Шулай ук, татар телендә Библия әзерләнә дип тә хәбәр итте. Үзе дә рус теленә тәрҗемә ителгән Коръәнне укыштыруын ычкындырды.​

"Улларыгызны миңа бирегез"

Җаваплардан аңлашылганча, Татарстандагы православ чиркәү башлыгы керәшеннәр белән дә ныклап торып эшләмәкче. Митрополит керәшен мәхәлләләре белән яхшы таныш булуын хәбәр итеп, милли телләрдә дога кылырга әзерлекле руханилар җитмәгәнен таныды.

"Мин Чаллы янындагы районнарда керәшен, чуаш чиркәүләрендә булдым. Миннән "Безгә поп җибәрегез!" дип сорыйлар. Мин әйтәм, "аның өчен башта миңа үз улларыгызны бирегез. Без аларны укытып чыгарырбыз, сезгә дин кешесе булып кайтыр" дип әйтәм. Чуаш, мари һәм башка халыкларда милли үзаң үсә, әмма дин кешеләре аларда юк бит" - дип cөйләде матбугат очрашуында митрополит Феофан.

Бу мәсьәләне "милли яшьләр арасыннан өметле егетләрне сайлап алып, аларны православ семинариягә чакырырбыз" дип аңлатты ул һәм "анда татар теле курслары да бар", дип өстәде.

"Керәшенчә дә укырмын"

Үз чиратында керәшен татар телендәге “Туганайлар” газеты хәбәрчесе митрополиттан "Тихвин чиркәвендә якынлашып килүче дини бәйрмәдә керәшенчә келәүләр укырга киләчәксезме?" дип сорады. Православ дин башлыгы Анастасий килеп, керәшен татарлары телендә укый торган булган икән.

"Ул бит монда 25 ел яшәгән, мин сезгә өч айда керәшенчә өйрәнеп укый алмам" - дип акланырга ашыкты митрополит.

Әмма шул ук вакытта, бирешергә теләмичә, Феофан: "Анастасий берничә урында гына керәшенчә әйтеп җибәрә иде, мин дә укырмын, ятлый алмасам, язганны укырмын", дип вәгъдә бирде.

XS
SM
MD
LG