Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:53

Уфаны борынгырак итәргә теләгән тарихчы Нияз Мәҗитов вафат


11 октябрь күренекле галим, тарихчы, археолог, Башкортстан дәүләт университеты профессоры, Башкортстан фәннәр академиясе вице-президенты Нияз Мәҗитов бакыйлыкка күчте.

Нияз Мәҗитов 1933 елның 20 августында Гафури районының Тугай авылында туган. Югары белемне Пермь дәүләт университетында алган. Кече фәнни хезмәткәрдән башлап Башкортстан фәннәр академиясенең вице-президентына кадәр күтәрелгән шәхес. Ул җәмәгатьчелек эшендә дә йөзеп эшләде.

1995-2002 елларда Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчесе булды, 2000-2009 елларда Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе, 2003-2005 елларда Башкортстан президенты каршындагы җәмәгатьчелек шурасы әгъзасы булды. Тарихчы-археолог буларак, Көньяк Уралдагы археология һәйкәлләрен тикшерде. 300дән артык фәнни хезмәт авторы.

Рөстәм Хәмитов (с) һәм Нияз Мәҗитов борынгы шәһәрчек булган урында

Рөстәм Хәмитов (с) һәм Нияз Мәҗитов борынгы шәһәрчек булган урында

Нияз Мәҗитов борынгы Уфа-II шәһәрчеген казу һәм тикшерү һәм Вәлиди, Яңа күпер, Пушкин һәм Воровски урамнары чатында урнашкан археология һәйкәлен тикшерү эшләре белән 1956 елдан башлап шөгыльләнде. 2005 елдан алып шәһәрчек янәшәсендә затлы фатирлар төзү эшләре башлангач, галим төзелеш оешмаларына каршы көрәште. 2010 елда ул казылмалар барган урында Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов тә булды һәм “Борыгы Уфа” исемле тарихи-мәдәни музей-тыюлык итеп игълан ителде.

Нияз Мәҗитов бу борынгы башкорт шәһәрчегендә беренче кешеләр V гасырдан алып яшәүләрен фараз итте. Галим Уфа шәһәрен Русиядә иң борыңгы дип саналган Дербенттан соң икенче карт шәһәр итеп исбат итү өчен тырышты. Ул моны казылмалардагы катламнар һәм византия алтын акчасы табылу белән аңлатты. Нияз Мәҗитов Уфага 1500 яшь дип фараз итте һәм шул юнәлештә эшләде. Бу эш бигрәк тә Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәннән соң җанланып киткән иде.

Галимне соңгы юлга озату 13 октябрь узачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG