Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки халыкларның уртак тарихы, әдәбияты Русиядә укытылырмы?


Төрки телдә сөйләшүче халыклар яшәгән җирләр
Төрки телдә сөйләшүче халыклар яшәгән җирләр

Халыкара төрки академия төрки телле дәүләтләр өчен уртак тарих, әдәбият дәреслеге булдыру эшенә кереште. Русиядә бу дәреслекләрдән белем алу мөмкинлеге булырмы?

Төрки дәүләтләр дә тарихтан һәм әдәбияттан мәктәпләр өчен уртак дәреслек булдыру эшен башлады.

Азәрбайҗан, Кыргызстан, Татарстан, Төркия һәм Казакъстанның әдәбият институтлары җитәкчеләре 8-нче сыйныфлар өчен уртак әдәбият дәреслеге һәм "Аталар мирасы" дип аталган күптомлык чыгару турында киңәште. 5 октябрь көнне Астанада үткән утырышта Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин да катнашты.

Ким әфәнде сүзләренчә, башта дәреслекнең концепциясе расланачак, аннан план-проспекты әзерләнеп, соңыннан гына дәреслек үзе язылачак.

Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

"Без XV гасырга кадәр булган язма байлыкны гомум төрки дип күрсәтергә килештек һәм XVI гасырдан бүгенге көнгә кадәр булганы төрки халыкларның милли әдәбияты дип язылачак", ди Миңнуллин.

Русия бердәм дәүләт стандартлары нигезендә белем бирүгә тулысынча күчеп бетте дияргә була. Республикалар хәзер үзләренең милли үзенчәлекләренә багышланган гыйлемне мәктәпләргә кертү өчен Мәскәү рөхсәтеннән башка уңга да, сулга да борыла алмый.

Русия мәгариф министрлыгы "Төрки әдәбият"ны аерым дәреслек итеп кертергә рөхсәт итәрме? Ким әфәнде фикеренчә дә дәреслек төрки дәүләтләрдә җиңел генә кулланышка кереп китәргә, ә Русия төбәкләрендә исә каршылыкка очрарга мөмкин.

"Безнең өчен катлаулырак мәсьәләләр килеп чыгар дип уйлыйм. Әлеге дәреслек эшләнеп беткән очракта да әлегә аны файдалануны күз алдына китереп булмый. Мин үземнең кара акыл белән менә ничек күз алдына китерәм, беренчедән, эшләнсен әле ул. Иң әһәмиятлесе, төрки халыкларның милли әдәбияты турында мәгълүмат бирә торган дәреслек булачак ул. Татарстанда, бәлки, төп дәресләрдән тыш укытылыр, бәлки, факультатив рәвештә булырмы, әлегә әйтеп булмый. Җәдвәлләргә кертү кыен булыр дип уйлыйм мин", ди Миңнуллин.

"Төрки әдәбият" дәреслеге басылгач, Татарстанның мәгариф министрлыгы аны мәктәпләргә кертеп җибәрергә әзер булырмы дигән сорау да туа. "Татар әдәбияты" дәресләрендә дә борынгы һәм Урта гасырлар чоры әсәрләре, бүгенге көнгә кадәр булган язучылар өйрәнелә. Ике дәреслек бер-берсен кабатламасмы?

"Төрле дәүләтләрнең укыту програмнары төрлечә. Тарихтан уртак дәреслекме, әдәбияттан булсынмы, нигездә аны эшли башлау әһәмиятле. Аннан эш барышында мәктәпләргә кертү юллары ачыклана төшәр. Бәлки, ул 8-нче сыйныфлар белән генә төгәлләнмәс. Киңәшмә вакытында тел-әдәбият белгечлеге ала торган студентлар өчен дә дәреслек кирәк дигән сүзләр дә булды", ди Миңнуллин.

Һәр төрки халыкка үз язучысының әсәре якынрак. Әдәбият дәреслеге язылганда "юрганны үз ягына тартучылар" булмасмы? Әгәр концепция өлгесенә күз салсак, төрки дәүләтләрнең XVI гасырдан бүгенгә кадәр дәреслеккә керәчәк язучылар исемлеге дә күрсәтелгән.

Азәрбайҗаннар 28, төрекләр 22, казакълар 20, кыргызлар 14 язучысын кертергә тели. Концепциядә кырымтатарлар күрсәтелмәгән. Чуаш, карачай-балкар, якут, каракалпаклар һәм башка төркиләр дә бу проектка җәлеп ителмәгән.

Исемлектә сигез татар язучысы: Габделҗаббар Кандалый, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйт Рәмиев, Галиәсгар Камал һәм Галимҗан Ибраһимов күрсәтелгән. Татар әдәбиятының чишмә башы дип йөртелгән Кол Гали дә, язучылар Мөхәммәдъяр, Мәүлә Колый, Утыз Имәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Акмулла, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники һәм башкалар да юк.

Ким Миңнуллин фикеренчә, иң әһәмиятлесе эш башланган, җитешеп бетмәгән яклары алга таба чарланачак. Әлеге уртак проект халык иҗатындагы һәм борынгы әдәдбияттагы әсәрләрне "ул безнеке" дип бүлешүгә дә нокта куячак, ди галим.

Әлеге утырышта катнашкан алты институт җитәкчесе хезмәттәшлекне алга таба дәвам итү өчен меморандум да имзалады.

Астана чарасында Башкортстаннан вәкил катнашмады. Шулай да концепциядә, аерым төрки халык буларак, Салават Юлаев, Акмулла, Мөхәммәтсәлим Өметбаев, Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш һәм Мостай Кәрим дә күрсәтелгән.

Башкорт галимнәре арасында әдәби мираска, кайбер язучыларга нисбәттә, уртак фикердә булмаганнар да бар. Тукайны, Гафурины, Акмулланы бүлгәләшү очраклары да күренгәли. Татарстан галимнәре арасында Шәехзадә Бабич, Акмулла, Мәҗит Гафуриларны татар-башкорт язучылары итеп күрсәтү турында килешенгән иде бит инде дип белдерүчеләр дә бар.

Миңнуллин, Башкорстанны да күз алдында тотып, Астанадагы җыелышта Русиядәге татарлардан кала башка төркиләр белән алга таба ничек эшләү турында уйлашырга вакыт җитте, дип белдергән. Аның фикеренчә, Тукайның 130 еллыгын үткәргәндә, Төрки академия белән берлектә Русиядәге төрки халыкларның вәкилләрен дә җыеп бу мәсьәләне күтәрү кирәк. Ул бу фикерен Төрки академия президенты Дархан Кыдыралига да җиткергән.

Астана чарасыннан соң Дархан Кыдырали Уфага юл алды, анда Халыкара төрки академия һәм Башкортстан фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек меморандумы имзаланды. Миңнуллин Дархан әфәнде Башкортстан вәкилләрен дә дәреслек булдыру эшенә кушылырга чакырган булырга мөмкин дигән фикердә.

Астанадагы киңәшмәдә катнашкан төрки дәүләтләрнең институт җитәкчеләре "Аталар мирасы" дип аталган 100 томлык булдыру турында сөйләшкән. Бу басмага бөтен төрки дөньяның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр булган әдәби мирасы тупланачак. Миңнуллин беренче 10 томы чыга калганда да саллы басма булачак һәм уртак дәреслеккә хрестоматия булып торачак дигән фикердә. Халыкара төрки академия дәреслекне дә, "Аталар мирасы"н чыгаруны да үз өстенә алган.

"Гомум төрки тарих" дәреслеге – сәяси ихтыяр көч нәтиҗәсе"

Халыкара төрки академия төрки дәүләтләрнең 8-нче сыйныфлары өчен тарих дәреслеген дә әзерли башлады. Бу көннәрдә "Гомум төрки тарих" дип аталган дәреслекнең програмы килештерелә. Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин китап һуннардан башлап Төркия империясенә кадәр булган чорны үз эченә алачак, ә Урта гасыр тәфсиллерәк яктыртылачак дип әйтә.

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин

"Совет чорында союздаш һәм автоном республикаларда да бөтен дәреслекләр автохронизм концепциясе белән язылды. Урта Азиядә һәм Идел буенда яшәгән халыкларның республикаларын этник принцип нигезендә бүлгәнгә, алар үзләренең тарихларын да үз төбәкләре буенча гына өйрәнергә һәм аны милли тарих белән генә бәйләргә тиеш иде.

Миңа калса, бу тенденция бүген дә дәвам итә, элекке Советлар берлегенә кергән республикалар дөньяның сәяси харитасында үз урыннарын тапты һәм үз тарихларын барлап үткәннән таяну ноктасы эзли. Ягъни алар бүген генә түгел, элек тә булганнар, аларның дәүләтчелек тарихы бар һәм Советлар берлеге таркалганнан соң шуны торгызу рәвешендә бара. "Гомум төрки тарих" советлар чорында булган һәм бүген дә дәвам иткән автохронизмны узып китәргә юл ачачак", ди Заһидуллин.

Аның фикеренчә, бөтен Евразия масштабында төрки тарихны ачыклау дөньяви әһәмияткә ия. Күчмәннәрнең һәм төрки цивилизациянең дөнья тарихында тоткан урынын күрсәтеп торачак.

"Бу дәреслек безнең өчен дә кирәк. Без Русия эчендәге азчылыкны тәшкил итүче халык булып яшибез. Бөтен мәгълүмат чаралары да урыс телендә, без, татарлар төрки кавемнең бер өлеше дигән әйбер югала бара сыман. Бу китап укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бик файдалы булачак. Аны татарча да, урыс телендә дә бастырып чыгару кирәк", ди Заһидуллин.

Галим дәреслекне сәяси ихтыяр көч нәтиҗәсе булып тора дип бәяли. Милли республикаларда иң башта факультатив рәвештә генә булса да мәктәпләргә кереп китәр дигән өметтә кала.

Халыкара төрки академия әлеге дәреслек програмын әзерләү өчен башка төрки дәүләтләр белән беррәттән Татарстан фәннәр академиясенә дә мөрәҗәгать итеп тәкъдимнәр сораган.

"Урта гасырда төрки дәүләтләр күп булган, елъязмаларда еш кына аларның халыкара урыннары күбрәк сугышлар белән тәгаенләнә. Сугышлар күп булмаган, күпчелек тыныч тормыш хөкем сөргән, сәүдә иткәннәр. Көндәлек тормыш һәм уңай эшчәнлек тарихи чыганакларда, кызганыч, күп чагылыш тапмаган. Без бу ягын да күбрәк яктыртырга дип тәкъдим иттек.

Күчмәннәрнең дәүләтчелек структурасы һәм дәүләтчелек идеологиясе дә булган. Идарә рәвешләрен ачыклап, махсус бер параграф итеп кертелсә яхшырак булыр иде", ди Заһидуллин. Галим програмда һуннар, Төрки каганлыклар да, Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда дәүләте дә чагылыш тапкан дип әйтә.

Төрки дөньяның тарихын барлап, аны үсеп килүче буынга җиткерү эшенә, Заһидуллин сүзләренә, 2012 елның 23 августында Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә Азәрбайҗан, Казакъстан, Кырыгызстан, Төркия җитәкчеләре бергә җыелып сөйләшү этәргеч бирә. Бу мәсьәлә Төрки дәүләтләрнең хезмәттәшлек шурасы саммитында 2013 елның августында Азәрбайҗанның Гавал шәһәрендә тикшерелә, аннан соң 2014 елның июнендә Төркиянең Бодрум шәһәрендәге саммитта да уртак дәреслекләр хакында сүз була.

29 июньдә Казакъстан башкаласы Астанада Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Татарстан, Башкортстан фәннәр академияләренең президентлары катнашында үткән җыелышта Төрки дәүләтләр фәннәр академияләренең берлеге төзелде.

Төрки дәүләтләр мәктәпләр өчен уртак дәреслекләр әзерләү эшенә керешкәндә Русиядә милли үзенчәлекләрне санга сукмаган бердәм дәреслекләр булдыру ике елдан артык бара инде.

Мәгариф түрәләре арасында "Русия тарихы" дәреслеге әзерләнеп бетеп, киләсе уку елыннан мәктәпләрдә укытыла башлаячак дип белдерүчеләр дә бар. Шул ук вакытта, Русия думасында "Рус теле", "Математика", "Рус әдәбияты", "Җәмгыять белеме" фәннәреннән дә бердәм дәреслекләр әзерләп чыгару турында сүзләр куера, аның өстенә, мәктәпләрдә тарих, рус теле һәм рус әдәбиятын, математиканы төп дәресләр итәргә җыеналар. Төп дәреслекләр (базовые учебники) турындагы канун өлгесенә Татарстан каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG