Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан – Европадагы Фарсы култыгы"


Дубай-Казан очышлары хәзер атнага ике генә башкарыла
Дубай-Казан очышлары хәзер атнага ике генә башкарыла

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең "Әл Бәйян" газеты Казан хакында зур гына мәкалә бастырган. Язмада Казан белән Дубай арасындагы һава бәйләнешенә басым ясала.

Узган ялларда Дубайда чыга торган "Әл Бәйян" газеты укучыларына "Казан – Европадагы Фарсы култыгы" дигән мәкалә тәкъдим итте. Әлеге язманың авторы гарәпләргә татар башкаласы тарихын бәян итеп, Казанны һичшиксез күрергә кирәк булган шәһәр дип тасвирлый, Болгар, Зөя утравы һәм Чулман елгасына да игътибар җәлеп итә.

Фарсы култыгы белән чагыштыру

"Әл Бәйян" газеты Дубай хакимияте тарафыннан 1980 елдан бирле нәшер ителә. Ул хөкүмәт яклы мәкаләләр бастыра һәм Дубайның медиа корпорациясенә керә.

Шимбә көнне чыккан мәкаләдә басма Казанны Европадагы Фарсы култыгы белән чагыштыра. Язма шимбә санының 74нче битендә урнаштырылган (шимбә санында барлыгы 84 бит).

“Идел елгасы буйларында урнашкан Татарстан башкаласын күбегез белмидер дә, ә бит Дубайдан Казанга нибары 5 сәгать очасы, һәм “Flydubai” ширкәте мондый мөмкинлекне атнасына ике тапкыр бирә”, дип язылган мәкаләдә. Шуннан соң автор Казанның ике дин арасындагы татулык мәркәзе итеп танылуын, 2005 елда татар башкаласының меңьеллыгын бәйрәм иткәнен әйтеп китә.

Мөселманнар Казанда үзләрен рәхәт хис итәр, җирле халык һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер

Шунысы кызык: “Әл Бәйян” газеты Татарстанны Русиягә кергән республика икәнлеген әйтеп китсә дә, аны барыбер “ил” сүзен кулланып тасвирлый. “Әлеге ил үзенә яңа туристлар җәлеп итергә тырыша. Шул исәптән Култык халкына да (сүз Фарсы култыгы дәүләтләре турында бара - ред.) Казан бик кызыклы булачак. Мөселманнар биредә үзләрен рәхәт хис итәр, җирле халык һәрвакытта да ярдәмгә килергә, теге яки бу урынны күрсәтергә әзер”, дип яза автор.

Татар бистәсенә аерым игътибар

Казанның истәлекле урыннары барланганда, Кирмән, Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы турында әйтелә. Ә менә “Гаилә” үзәген мәкалә авторы чүлмәк белән чагыштыра.

Иске Татар бистәсенә мәкаләнең аерым бер бүлеге багышланган. “Бу серле шәһәрчектә мәчетләр күп. Ул ачык һавадагы музей сыман. Татарстан, татар халкының рухы һәм мәдәнияте нәкъ менә шушында сакланган”, диелгән.

Идел, Чулман һәм өчпочмак

Борынгы Болгар каласы белән Зөя утравы турында бераз сөйләп киткәннән соң, мәкалә авторы Татарстан географиясе белән татар милли ризыкларына күчә.

“Тынычлык һәм релаксация эзләүчеләр өчен Татарстанда Идел һәм Чулман елгалары бар. Туристлар көймәгә утырып, мондагы табигать матурлыгы белән хозурлана ала. Идел елгасының киңлеге кайбер урыннарда җиде чакрымга җитә”.

Бәрәңге боткасы белән ясалган “кыстыбый” дип аталган коймак та киң таралган

Татар халык ашларына килгәндә, “Әл Бәйян” газеты өчпочмак, кыстыбый һәм чәкчәкне телгә ала. “Татар ашларының тарихы гаҗәеп зур. Һичшиксез, иң популяр ризык – өчпочмак – бәрәңге белән иттән ясалган бәлеш. Бәрәңге боткасы белән ясалган “кыстыбый” дип аталган коймак та киң таралган. Чәйне татарлар чәкчәк белән эчә. Эчемлекләргә килсәк, куе кара чәй популяр. Чәй мәҗлесләре Татарстанда шактый үзенчәлекле”, диелгән мәкаләдә.

Казанга Дубай аша килергә чакыралар

Татарстан үзенчәлекләрен барлаганнан соң, автор Казанга килү нечкәлекләрен аңлата башлый. Һәм татар башкаласына килү юлларының иң уңайлысы – “Flydubai” ширкәте белән очу, дип яза.

“Flydubai” һава ширкәте татар җиренә атнага ике тапкыр оча. Ул Татарстан башкаласын Якын көнчыгыш, Африка һәм Үзәк Европа илләре белән Дубай аркылы тоташтыра. Бүген “Flydubai” ширкәте дөньяның 90 шәһәренә атнасына 1500 рейс башкара”, диелә мәкаләдә.

Азактан автор Казан Русияне гарәпләргә якынайта дигән нәтиҗә чыгара. Мәкалә “Һолливудның йомшак көче Русияне куркыныч ил итеп тасвирлый, әмма гарәпләр Русиягә, Америкага караганда, якынрак. Казанда безне җылы каршы алдылар, сәламләделәр һәм туристлар күп булган урыннарда без рәхәтләнеп инглизчә аңлаша алдык”, дигән сүзләр белән тәмамлана.

Казанга күбрәк Русия туристлары килә

Татарстан Туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов белдергәнчә, 2014 елда республикага 2,5 миллионнан күбрәк турист килгән. Килеп киткән туристлар саны буенча Татарстан Русия төбәкләре арасында бишенче урында. Алда Краснодар крае, Мәскәү, Петербур һәм аннексияләнгән Кырым гына.

Чит илдән килгән туристлар күпме? Бу сорауга җавап табуы шактый кыен. Әйтик, быел узган су спорт төрләре чемпионатында Казанга дөньяның 150 иленнән 170 меңнән артык турист килгән дип хәбәр ителде. Шул ук вакытта Федераль миграция хезмәте биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, чемпионат вакытында Казанга чит илләрдән килгән кешеләрнең саны җиде меңнән дә артмады.

Казан халыкара һава аланының җәдвәленә дә күз салсаң, очышлар географиясенең артык бай булмаганы күренә. БДБ илләре шәһәрләрен исәпкә алмаганда, Татарстан башкаласыннан [чартер очышларны санамаганда] Истанбул, Дубай һәм Һелсинкига гына очып китергә мөмкин. Элек атнага дүрт тапкыр башкарылган Казан-Дубай очышларын “Flydubai” ширкәте кризис аркасында икегә калдырды. Ә Казан белән Шарҗә арасында очкан “Air Arabia” ширкәте Казанга очышларын бөтенләй туктатты.

XS
SM
MD
LG