Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тормыштан канәгать кешеләр саны кимегән


Һәр алтынчы кеше киләчәккә пессимизм белән карый
Һәр алтынчы кеше киләчәккә пессимизм белән карый

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге яңа сораштыру үткәргән. Нәтиҗәсе – халык яшәү шартларыннан канәгать түгел.

Соңгы бер елда Русиядә тормыштан канәгать булу индексы кимегән. Хәзер әлеге күрсәткеч 58 пункт тәшкил итә. 2013-2014 елларда исә ул 71 пункт тәшкил иткән иде. Хәзерге күрсәткечләрне 2009 елның сентябре белән чагыштырырга мөмкин – ул вакытта дөньяда икътисади кризис башланганнан соң Русиядә тормыштан канәгать булу индексы 57 пунктка төшкән иде.

Сораштыру ачыклаганча, халыкның яртысы яшәү шартларыннан канәгать түгел. Кешеләрнең 48%-ы тормыш ярыйсы гына дигән фикердә тора.

Моннан кала, һәр дүртенче кеше тагын бер елдан тормыш яхшырыр дип уйлый. Ә менә һәр алтынчы кеше киләчәккә пессимизм белән карый – тормыш тагы да катлауланыр дигән фикердә тора.

XS
SM
MD
LG