Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алмаз-Антей": "Боинг" Киев контролендәге җирдән бәреп төшерелгән


Матбугат очрашуы барышы
Матбугат очрашуы барышы

"Алмаз-Антей" концерны "Боинг" Украина контролендәге җирдән бәреп төшерелгән дип саный. Нидерланд соңрак үз тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк.

"Алмаз-Антей" концерны генераль җитәкчесе Ян Новиков оешманың тикшерүләре Малайзиянең "Боинг"ы Украина контролендә булган Зарощенское авылыннан җибәрелгәнен раслады дип белдерде. Аның сүзләренчә, "Боинг"ны алдан фаразланганнан да искерәк ракета бәреп төшергән булырга мөмкин.

"Алмаз-Антей" тикшерү барышындагы "Бук-М1" комплексы тарафыннан бәреп төшерелгән очкычның бер өлешен журналистларга тәкъдим итте. "Алмаз-Антея" баш конструкторы киңәшчесе Михаил Малышевский сүзләренчә, тикшерүләр очкычның Русия хәрбиләре карамаганда инде булмаган иске ракеталар белән бәреп төшерелүен әйтте.

Бу турыда оешманың элегрәк тәкъдим ителгән хисабында да әйтелгән иде, ләкин бәйсез тикшерүчеләр моны кире какты. Алар "Бук" 9М38 ракеталарының Русия армиясендә булуын күрсәтте. Моннан тыш Зарощенскида "Бук"лар булуын күрсәткән иярчен фотодагы датаның ялган икәнен күрсәтте. Ә авылдагы кешеләр сораштыру вакытында 17 июльдә ракета җибәрү тавышын ишетмәгәнен әйтте. Ә менә Снежное да моны ишетүче шаһитлар булган.

Бүген соңрак очкыч һәлакәте сәбәпләре турында Нидерланд иминлек шурасы үз хисабын бәян итәргә тиеш.

Malaysia Airlines һава ширкәтенең Амстердамнан Куала-Лумпурга очучы "Боинг 777" очкычы 2014 елның 17 июлендә Донецки янынңа бәреп төшерелде. Аны Русия тарафлы сепаратистлар бәреп төшергән дип шикләнелә. Русия "Боинг" һәлакәтенә катнашы булуын кире кага һәм бу фаҗигадә украин хәрбиләрен гаепли. Очкычта булган барлык 298 кеше дә һәлак булды. Аларның күпчелеге Нидерланд ватандашы иде.

XS
SM
MD
LG