Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев Надежда Савченко эше барышында Русия мәхкәмәсе гамәлләрен тәнкыйтькә тотты


Украина тышкы эшләр министрлыгы Русия мәхкәмәсенең Савченко адвокатларына шаһитләрдән сорау алу мөмкинлеген чикләүне «кысага сыймый» торган гамәл дип атады.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Украина хәрби очучысы Надежда Савченкога карата мәхкәмә эше барышына протест белдерде. Министрлык белдерүендә әйтелгәнчә, мәхкәмә гамәлләре бернинди кысаларга сыймый, чөнки адвокатларга Савченконы гаепләүче шаһитләргә сорау бирү чикләнгән. Мондый шаһитләр дип Украина тышкы эшләр министрлыгы үз илендәге канунсыз кораллы төркемнәрне атый. Шуңа Русиянең дәүләт серләре турында канунга сылтап чикләүләр кертүне дөрес түгел дип белдерә.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Европа Шурасы кысаларында үз өстенә алган җаваплылыкны Русия тарафыннан бозылуын әйтә, чөнки Савченко Европа шурасы Парламент ассамблеясы әгъзасы буларак тикшерү барышында иректә булырга тиеш. Бу хакта «Интерфакс-Украина» хәбәр итә.

Надежда Савченконың эшен Ростов өлкәсенең Донецки шәһәр мәхкәмәсендә карау 22 сентябрьдә башланды. Савченко инде узган елның июленнән бирле сак астында тотыла. Аны ике Русия журналистын үтерүдә һәм Русия чиген канунсыз узуда гаеплиләр.

XS
SM
MD
LG