Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшктә Русия илчелеге бинасына ике ракета атылган


Элегрәк инде Димәшктәге Русия илчелегенә һөҗүм итәргә тырышу очраклары булган иде.

Димәшктә Русия илчелеге бинасына ике ракета төшкән. Ул вакытта Сүрия президенты Бәшәр Асад тарафдарлары Сүриядәге гамәлләрен өчен Мәскәүгәрәхмәт әйтергә җыелган халык булган.

Беренче ядрә илчелек бинасына эләккән. Куркудан кача башлаган халык янына аннары икенче ракета төшкән. Русия илчелеге хезмәткәрләре арасында корбаннарның булмавы әйтелә.

Франс Пресс агентлыгы һөҗүм вакытында илчелек янына 300ләп кеше җыелган булуын хәбәр итә.

Русия Сүриядә һава һөҗүмнәрен 30 сентябрьдә башлады.

XS
SM
MD
LG