Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд: "Боинг" очкычы "Бук" ракетасы белән Көнчыгыш Украинадан бәреп төшерелгән


Хисап Нидерландның көньягында Gilze Rijen хәрби базасында тәкъдим ителде. Анда "Боинг"ның төзекләндерелгән пилот кабинасы да күрсәтелде.

Малайзия һава аланының "Боинг 777" очкычы 9М314М "Бук" ракетасы белән бәреп төшерелгән. Ракета пилотлар кабинасының сул ягыннан шартлаган. Бу хакта Нидерланд иминлек шурасы рәисе Чиббе Йаустра фаҗига чыгуның техник сәбәпләрен тикшерүнең ахыргы нәтиҗәләренә хисап тотуда әйтте.

Ракета Көнчыгыш Украинадан 320 чакрымнан җибәрелгән. Төгәл урын аталмады. Чөнки Чиббе Йаустра бу иминлек шурасына түгел, ә Халыкара тәфтишчеләр төркеменең җинаять тикшерүе җаваплылыгына карый, диде.

Очкыч калдыклары 50 чакрым ераклыктагы мәйданга таралган.

Фаҗига көнендә, ягъни 2015 елның 17 июлендә хәрби низаг барган Донецки өстеннән 61 һава ширкәтенең 160лап очкычы очкан. Иминлек шурасы Нидерланд хөкүмәте, Украина хакимияте һәм һава ширкәтләре җитәкчеләре Көнчыгыш Украинада барган кораллы низагның куркынычын дөрес бәяләмәгән дип саный. Ягъни юлчыларны ташучы очкычлар өчен Украина үз һава киңлеген ябарга нигезләр җитәрлек иде һәм украин хакимияте аны эшләргә тиеш булган, диелде.

XS
SM
MD
LG