Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд Малайзия Боингының "Бук" ракеты белән атып төшерелгәнен белдерде


Һолландия иминлек шурасының йомгаклау хисабын игълан итү
Һолландия иминлек шурасының йомгаклау хисабын игълан итү

Нидерланд Малайзиянең Боинг очкычы һәлакәте турында йомгаклау хисабын чыгарды. Очкыч Украинаның көнчыгышында Русиянең 9Н314М шәкелендәге “Бук” ракеты белән бәреп төшерелгән.

Һолландиянең иминлек шурасы әзерләгән хисапны сишәмбе көнне әлеге һәлакәтне тикшерү комиссиясе башлыгы Чиббе Йаустра тәкъдим итте.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, очкыч Русиянең 9Н314М шәкелендәге “Бук” ракеты белән бәреп төшерелгән.

Чиббе Йаустра
Чиббе Йаустра

Тикшерүчеләр һәлакәт сәбәбен ачыклаганда мөмкин булмаган сәбәпләрне исемлектән чыгару юлыннан барган. Башта очкычка метеорит эләгү, техник җитешсезлек, очкыч эчендә бомба шартлатылу, һава һөҗүме булмаганлыгы ачыкланган һәм алга таба тикшерү нәтиҗәсендә “Бук” ракетының Русия яклы сепаратистлар контролендәге урыннан атылганлыгы да расланган.

Ракет очкычның сул ягында алгы өлеше янында бер метр чамасы ераклыкта шартлаган. Ракетның кисәкләре очучыларның тәнендә дә табылган. Очкычтагы 298 кешенең барысы да шунда ук һәлак булган яки аңын югалткан.

Ракетның нинди шәкелдә булуын ачыкларга аның кисәкләрен тикшерү ярдәм иткән. Йаустра әйтүенчә, ракетның шактый зур гына кисәкләре табылган, аларда хәтта бу шәкелдәге ракетларга хас буяу да сакланган.

Комиссия башлыгы Русиянең бу хисап белән килешмәве, бу дәлилләр җитәрлек түгел дип хисапны кире кагуы турында да әйтте.

Ракет Украинаның көнчыгышыннан, 320 чакрым ераклыктан атылган. Әмма хисапта ракетның кайсы урыннан атылганлыгы төгәл белдерелми.

Очкыч һавада ук төрле кисәкләргә бүленеп 50 чакрымлап киңлектәге мәйданга таралып төшкән.

Хисап тәкъдим ителгән урында, Һолландиянең көньягындагы Gilze Rijen хәрби базасында ул кисәкләр дә куелган иде. Алар очкыч скелетына охшатып ясалган махсус рәшәткәгә беркетелгән иде. Ул кисәкләрдән очкычның нәкъ сул ягы тишкәләнгәнлеге ачык күренә.

Йостра әлеге һәлакәттә Украинаның да гаебе булуын белдерде. Аның әйтүенчә, беркем дә юлчылык очкычларына куркыныч янавы турында уйламаган. Һәлакәт көнендә, 2014 елның 17 июлендә бәрелешләр барган урын өстеннән 61 һава ширкәтенең 160 юлчылык очкычы узган. Шул очкычларның берсе – Малайзия Боингы 10 чакрым чамасы биеклектә бәреп төшерелгән. “Украина хакимиятләре илнең көнчыгышындагы күкне очкычлар өчен ябарга тиеш булган. Әмма алар моны эшләмәгән”, диде Йаустра.

Юристлар әйтүенчә, һәлак булган юлчыларның туганнары хәзер шушы нәтиҗәләр нигезендә халыкара мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итеп Украинадан компенсация таләп итә ала.

Журналистлар Йаустрага Русиянең “Бук” ракетларын ясаучы “Алмаз-Антей” ширкәте хисабы турында да сорау бирде. “Алмаз-Антей” хисабында Малайзия очкычының “Бук” ракеты белән бәреп төшерелү мөмкинлеге кире кагыла. Йаустра журналистлар соравына җавап биреп: “Кешеләрнең әле хисап җәмәгатьчелеккә чыгарылганчы ук ул хисап белән килешмәүләрен белүләре һәрвакыт гаҗәпләндерә”, диде.

Хисап игълан ителгәннән соң Һолландия премьер-министры Марк Рютте очкычка һөҗүм итүдә Русиянең катнашы бар дип исәпләргә ашыкмаска чакырды. Ул Нидерланд иминлек шурасы тикшерүендә Русия белгечләре дә катнашканлыгын әйтеп, Русияне гаеплеләрне эзләүче Халыкара тикшерү төркеменә һәртөрле ярдәм күрсәтергә өндәде.

Һолландия бу җинаятьне тикшерү өчен халыкара трибунал оештыруны да тәкъдим иткән иде. Ул тикшерү, бәлкем, “Бук” ракетының сепаратистлар контролендәге җиргә ничек эләгүен, һәм хәтта ракетны кемнәр атканын да ачыкларга ярдәм итәр иде. Әмма Мәскәү БМО Иминлек шурасындагы вето хокукыннан файдаланып андый тикшерү уздыруга киртә куйды.

Нидерланд хисабы турында видео:

XS
SM
MD
LG