Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:42

Мәхкәмә Мәскәүдә теракт әзерләүдә шикләнелүче ике кешене сак астында калдырды


Аслан Байсултанов

Аслан Байсултанов

Мәскәүдә теракт әзерләү эшен тикшерү 2016 елның 12 февраленә кадәр дип билгеләнгән.

Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Мәскәүдә теракт оештыруны катнашуда шикләнелгән Аслан Байсултанов һәм Эльман Ашаевны сак астында калдыру карарын раслады. Алар 12 декабрьгә кадәр сак астында тотылачак. Икесенең дә үз гаебен таныганлыгы хәбәр ителә.

Соңрак мәхкәмә бу эш нигезендә шикләнелгән Мәхмәт Межидовны сак астында калдыру карарын чыгарачак.

ФСБ мәгълүматларына күрә, Мәскәүдә әзерләнгән теракт Русиянең Сүриядә «Ислам дәүләте» оешмасына каршы чараларын туктатуга юнәлтелгән булган икән.

Сишәмбе көнне ФСБ җитәкчесе Александр Бортников бу җинаять эше кысаларында Мәскәүдә Русиянең 12 ватандашы тоткарлануын әйтте. Әмма аларның өчесе генә шикләнелүче булып бара.

XS
SM
MD
LG