Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:00

Тикшерү комитеты: Немцов эше нигезендә Кадыйровтан сорау алу булмаячак


Адвокат: "Бу җинаятьнең барлык җепләре Чечняга килеп тоташа", диде.

Русиядәге опозиционер Борис Немцовны үтерүдә гаепләнгән Заур Дадаевның Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм республиканың башка җитәкчеләре белән таныш булуы әле алардан сорау алу мөмкинлегенә сәбәп була алмый. Бу хакта чәршәмбе көнне Басманный мәхкәмәсе утырышында тикшерүче белдерде. Аның әйтүенчә, зыян күрүчеләрнең вәкилләре үз мөрәҗәгатендә җинаять эше нигезендә сорау алуга нигез була алырлык төп сәбәпләрне китермәгән, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Үз чиратында адвокат Вадим Прохоров тоткарланучы һәм җаваплылыкка тартылучылар арасында җинаятьне оештыручылар да, заказчикларның да булмавын әйтә. Аның фикеренчә, "әлеге җинаятьнең барлык эзләре Чечня, Грозный һәм бу төбәкнең элитасына илтә".

Шулай ук Прохоров зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгатендә аларны кимендә шаһит итеп кенә булса да чакырырлык фактлар китерелгән.

Борис Немцов Мәскәү үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелде. Бу җинаятьне кылган дип шикләнгән Чечнядан биш кеше: Заур Дадаев, Анзор һәм Шадид Губашевлар, Хамзат Бахаев, Тимерлан Эскерханов сак астына алынды.

XS
SM
MD
LG