Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:47

Русиядә саклап торган акчалары булганнар бер ел эчендә тугыз процентка кимегән.

Русиянең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру вакытында илдәге халыкның 40 процентының саклап торган акчалары булмау ачыкланган. Узган ел исә бу сан 49 процент булган.

Күпләр үзләренең акчалаларын рубльдә саклый башлауларын әйткән. Рубльдә генә саклаучылар сентябрь аенда 57 процентка җиткән. Тикшерү эре шәһәрләрдә яшәүчеләрнең һәм керемнәре зур булганнарның акчаларын долларда саклауны ачыклаган.

Сораштыруда катнашканнар фикеренчә, Русиядә доллар бәясе өч айдан соң 69 сум торачак. Бер елдан соң да шулай калачак, дип әйткән фикер белдергәннәрнең 39 проценты.

Русиянең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге бу сораштыруны 25-26 сентябрь көннәрендә 46 өлкәнең һәм республиканың 130 авыл һәм шәһәрендә үткәргән. 1600 кеше үз фикерен белдергән.

XS
SM
MD
LG