Accessibility links

Русия халкы көнбатышка тискәре карый


Русиядә яшәүче кешеләрнең 86%-ы бер генә чит тел дә белми
Русиядә яшәүче кешеләрнең 86%-ы бер генә чит тел дә белми

“Левада” аналитик үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре билгеле булды: русиялеләр көнбатышны өнәп бетерми.

Сораштыру ачыклаганча, Русиядә яшәүче кешеләрнең 70%-ы көнбатыш илләрдә укырга да, эшләргә дә, яшәргә дә теләми. Көнбатыш дәүләтләрнең кыйммәтләрен яратмый торган кешеләрнең саны соңгы бер елда арткан: 2014 елның сентябрендә андыйлар 43% булган булса, быел инде 53%. Һәр унынчы кеше генә үзен көнбатыш мәдәният вәкиле итеп хис итә.

Русия халкы көнбатыш илләрнең яшәү рәвешенә тискәре карый. Шул ук вакытта көнбатышта яшәп алган яисә көнбатыш илләргә сәфәргә барган кешеләр арасында бу дәүләтләргә карата мөнәсәбәт гадәттә уңай.

Федерациядә яшәүче кешеләрнең 86%-ы бер генә чит тел дә белми. Соңгы 20 елда бу сан үзгәрмәгән диярлек. Халыкның нибары 14%-ы гына бер генә булса да чит телдә аңлаша ала.

Кешеләрнең 29%-ы гына ялын чит илдә үткәргән. Калган 71% гел Русиядә генә ял иткән.

XS
SM
MD
LG