Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Тоткарланган Альберт Галиевны Төньяк Кавказ сугышчылары белән ни бәйли?


Ун ел элек эзләүгә игълан ителгән Альберт Галиев

Ун ел элек эзләүгә игълан ителгән Альберт Галиев

Төньяк Кавказда сугышчылар хәрәкәте башлыгы Доку Умаровны Татарстанда 10 ел элек булган террор гамәлләренә бәйләү тырышлыгы бер фактка да нигезләнмәгән, ди Азатлыкның Төньяк Кавказ белгече Лиз Фуллер. Доку Умаровның ул чакта андый әмер бирергә вәкәләтләре булуына да дәлилләр юк.

7 октябрь Татарстанда террор гамәлләренә катнашы булуда шикләнелгән Альберт Галиевның кулга алынуы турында Азатлык хәбәр иткән иде.

8 октябрьдә "Коммерсант" Галиев 2004 елның маенда Идел буенда газ һәм нефть үткәргечләрендә дистәдән артык шартлауны оештыруын таныды, дип язып чыкты. Моны алар Федераль иминлек хезмәте мәгълүматлары белән дәлилләде.

Галиев “Балык бистәсе җәмәгате” исемле төркем оештыруда шикләнелә. Шул елларда ул Чечняга барып анда сугышчылар арасында сабак алган. “Бу мөмкин”, ди белгеч. Әмма Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) биргән хисапның башка бер сүзенә дә дәлилләр юк.

Хисапта, Галиев һәм аның төркеме 2004 елда (төркемнең дүрт әгъзасы 2005тә кулга алынганчы) Доку Умаров кушканнарын эшләгән, диелгән. Умаров аларны 2004 елда корал, акча, шартлаткычлар белән тәэмин итеп торган, күрсәтмәләр биргән имеш.

2004 елда Доку Умаров чечен сугышчыларының кыр командирларының берсе иде. Аның Русиянең башка төбәкләрендә сугышчыларга әмер бирергә вәкәләте дә, мөмкинлеге дә юк иде, ди Азатлыкның Төньяк Кавказ белгече Лиз Фуллер.

Умаров Чечен җөмһүрияте – Ичкерия вице-президенты итеп 2005 елның язында билгеләнде. Аслан Масхадов урынына президент булып Абдулхәлим Садулаев килде. 2006 елның июнендә Садулаев атып үтерелгәч Умаров президент булды. Элек Азатлыкта эшләгән Андрей Бабицкий Умаров белән Чечняда 2005 елның июнендә очрашкач, "аларның (сугышчыларның) яшәргә чатырлары да юк”, дип әйткән иде.

2007 елның октябрендә Умаров Чечня бәйсезлеге идеясын бөтенләй башка якка борып Төньяк Кавказ әмирлеген һәм үзен аның әмире итеп игълан итте. Масхадов һәм радикал кыр командиры Шамил Басаев белән чагыштырганда, Умаровның хәрби җитәкче буларак тәҗрибәсе бөтенләй юк иде. 2009 елның июнендә Ингушетия президенты Юныс-Бәк Евкуровка һөҗүм, 2010 елның мартында Мәскәү метросында шартлаулар һәм Домодедово һава аланында 2011 елның гыйнварында интихар һөҗүменнән соң Русия Умаровны “беренче санлы террорчы” дип игълан итте.

“Умаровка бәйләп каралган һәр гамәл, шулай итеп, зур җинаять санала”, ди Лиз Фуллер.

2000 еллар башында Татарстандагы “ислам сугышчылары” Басаев белән элемтәдә булган, диләр. “Ислам җәмәгате” дип аталган төркемнең әгъзалары булуда шикләнелгән 17 кеше 2007 елның февралендә 2005 елның җәендә Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәндә террор гамәлләре әзерләүдә гаепләнеп хөкем ителде.

“Ислам җәмәгатен” 2001 елда Басаев кушуы белән Чаллыдан Илһам Гомәров исемле кеше оештырган дип санала. Аның әгъзалары 2004 ел ахырында тоткарланды. Басаевның һәм Умаровның ни сәбәпле бер үк вакытта Татарстанда аерым төркемнәр оештыруларын беркем дә аңлата алмый.

Умаровның Идел буенда үз вәкилләрен булдыру теләге билгеле иде, әмма 2006 елның сентябрендә генә Абурахман Камалетдинов исемле кеше Идел буе фронты җитәкчесе итеп билгеләнде. Камалетдинов җитәкләгән төркем Гомәров һәм Галиев урынына эшләргә тиеш булганмы, әллә Татарстанда “ислам сугышчыларына” ярдәмгә өченче төркем оештканмы – моны да аңларга ярдәм иткән дәлилләр юк.

2006 елның октябрендә Умаров Камалетдиновны Идел буе фронты башлыгы итеп билгеләгәч берничә атна узуга, Төньяк Кавказдагы каршылык хәрәкәтен яктыртучы kavkazcenter.org сәхифәсе эчке эшләр министргының бер хәбәрен бирде. Анда Татарстанда ел башыннан бирле 14 саботаж гамәле теркәлде, Идел буенда барлыгы 214 һөҗүм омтылышы булды, дип хәбәр ителде.

Статистикага караганда, Умаров Идел буена үз вәкилен билгеләгәнче үк төбәктә сизелерлек каршылык хәрәкәте булган, дип тәмамлый үз күзәтүен Азатлыкның Төньяк Кавказ белгече Лиз Фуллер.

XS
SM
MD
LG