Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһапов фестивале тамашачыга "Яңа исемнәр" күрсәтте


Ваһапов фестивале тамашачыга "Яңа исемнәр" күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:25 0:00

Ваһапов фестивале тамашачыга "Яңа исемнәр" күрсәтте

Казанның филармония залында Ваһапов фестивале яңа җырчыларны тәкъдим итте. “Яңа исемнәр” дип аталган тамашаны 600ләп тамашачы, җыр сәнгате осталары, мөхәррир, журналистлар карады. Кайбер яшь җырчыларлар белән Ваһапов вакыфының килешү төзүе дә билгеле булды.

"Яңа исемнәр"не карарга килгән йөзләгән тамашачылар арасында, филармония залының мөхтәрәм урыннарында Ваһапов җыр фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов, күренекле сәнгать әһелләре Венера Ганиева һәм Альфред Якшимбетов, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге җитәкчесе Васыйл Гарифуллин да бар иде. Аларның барысы да бик игътибарлап яңа, яшь җырчыларның сәләтләрен, тавышларын үзләренчә бәяләп утырды.

Тулы зал җыеп концерт куярга өлгергән Гөлсирин Абдуллина, үзенең көчле тавышы белән (музыкаль белеме булмыйча) тамашачы күңеленә үтеп кергән Азат Абитов, татар җырын үстерүдә зур өлеш кертәчәгенә ышанган Рәнис Габбазов һәм Артур Шугаеповлар “Яңа исемнәр”нең якты йолдызлары булды.

Ваһапов вакыфы рәисе ярдәмчесе, концертны оештыручыларның берсе Айбикә Фәттахова фикеренчә, әлеге чараның төп максаты –талантлы егет-кызларны тамашачыга күрсәтү, яңа исемнәр тәкъдим итү.

“Кайбер җырчылар бүген беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк басты, алар өчен бу берникадәр имтихан. Барысы да Ваһапов фестивале лауреатлары. Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шугаепов, Гөлсирин Абдуллина белән без инде килешү (контракт) төзергә дә өлгердек. Әлбәттә, алар фестиваль кысаларында гына иҗат итмәячәк. Алдагы профессиональ җыр тормышларында һәрберсенең үз юлы, концерт-тамашалары булачак. Без аларга үсеп китәргә бер этәргеч булып торабыз. Үзләрен күрсәтә генә башладылар, ләкин барысын да концертларга, банкетларга чакырып торалар”, ди Айбикә Фәттахова.

Оештыручы фикеренчә, “Яңа исемнәр”дән сәхнәгә беренче адымнарын ясаучы җырчылар “йолдыз чире”н кичерми. Моның сәбәбе аларның талантлы булуларында икән.

“Кемнәр соң алар – Яңа исемнәр”?

Азат Абитов:

- “Яңа исемнәр”гә мин Ваһапов вакыфы белән берлектә эшләгәнгә эләктем. Кеше ни өчен сәхнәгә чыга? Җырлый белүен күрсәтү теләге белән. Мин моңарда бернинди дә начарлык күрмим. Җырчы үзенең сәнгатен, иҗатын сәхнә аша халыкка җиткерә. Мин бүген сәхнәгә яңа аяк басучы, җырлый башлаучы гына егет. Татар җыры дөньясына бүгенге көннән үк үзгәрешләр кертәм дип әйтә алмыйм, ләкин киләчәктә барысы да булыр. “Яңа исем”нәрдә “Җәйнең кичләре” дип аталган җырыма клип презентациясе дә үтте. Алкышлардан чыгып, тамашачы ошатты дип уйлыйм.

Рәнис Габбазов:

– Ваһапов фестивалендә лауреат исемен алып, “Яңа исемнәр”гә килдем. Татар сәнгатендә барган башка проект-концертларда да катнашам. Безнең белән килешү төзелде, аның нигезедә эшлибез. Татар җырын, гореф-гадәтләрен үстерергә кирәк, без – яшь җырчылар кулдан килгән кадәр үз өлешебезне һичшиксез кертәрбез.

Гөлсирин Абдуллина:

– Мондый фестивальләр булмаса, без татар халык җырларын, данлыклы җырчыларны белмәс идек. Татар эстрадасының кимчелекләре бар, әлбәттә, ләкин мин үзем дә үсеп кенә килүче яшь җырчы буларак, төгәл җавап бирә алмыйм. Әлегә эстраданың бөтен серләрен дә белеп бетермим.

Микрофон тоткан һәрбер кешене дә җырчы дип әйтеп буламы?

“Яңа исемнәр”нең остазлары да яшь талантларга карата фикерләре белән бүлеште.

Венера Ганеева:

– Остазның күңелен аңласагыз иде. Үз укучыларымны зур сәхнәдә, тулы заллы тамашачылар белән күрү миңа шулкадәр рәхәт. Бу горурлык хисен уята. Бүген, чыннан да, яңа йолдызлар, яңа исемнәр ачу кичәсе. Артистны сәхнә генә чын профессионал итә. Ул үз бәясен тамашачы алкышлары аша аңлап ала. Камиллеккә чик юк. Бүгенге концерт яшьләр өчен иҗади яктан үсәргә стимул. Әлбәттә, тәнкыйть тә булырга тиеш. Кайберәүләргә сәхнә осталыгын шомартасы бар. Мин, укытучы буларак, концерттан соң укучыларыма фикерләремне җиткерәчәкмен. Ваһапов вакыфы татар җырын, татар моңын саклауга бик зур өлеш кертә. Бүген “Яңа исемнәр”нең барысы да тере тавыш белән халык җырларын башкара. Башка татар эстрадасы концертларын, солянкаларын карасак, анда татар халык җырлары юк дәрәҗәсендә.

Альфред Якшимбетов:

– Әлеге концертның максаты – җырны дөрес башкару осталыгын күрсәтү. Мин татар эстрадасындагы җырчыларның яртысыннан гына канәгать. Таланты булганы да, булмаганы да җырлап маташа. Җырлый белүчеләр бүген сирәк. Күбесе сәхнәгә шоу өчен генә чыга, әлбәттә, алары да кирәк: туйлар алып баручы, сабантуйларда җырлаучы. Ләкин бу татар җыр сәнгатенә берничек тә кагылмый дип уйлыйм мин. Бәлки, заманасы шуңа киткәндер, аңлатуы авыр. Халыкны бер сулышта тотып, профессиональ дәрәҗәдә җырлаучылар бик әз. “Яңа исемнәр”гә килгәндә, әлеге яшьләр тырышлык күрсәтсәләр, алардан профессионаллар формалашыр дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG