Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:32

Чиләбедә узган фәнни конференциядә төбәктәге милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерделәр. Казан галиме фикеренчә, Чиләбе өлкәсендәге нугайбәкләр Татарстан белән бәйләнешләрен ныгытырга тырыша.

Октябрь башында Чиләбедә узган конференциянең исеме – "Көньяк Уралда милләтара мөнәсәбәтләр". Әлеге фәнни җыенда Русиянең төрле шәһәрләреннән йөздән артык галим катнашты. Археологлар, этнографлар, тарихчылар, сәнгать белгечләре Көньяк Уралда яшәүче халыклар турында фикер алышты.

Нугайбәкләр игътибар үзәгендә

Конференция өч юнәлешкә бүленгән иде: "Таш гасыр һәм бронза чоры", "Тимер гасыр башы һәм урта гасырлар" һәм "Көньяк Урал халыкларының традицион мәдәниятләре". Чыгышларның күбесе соңгы юнәлешкә карый.

Мәсәлән, Башкортстанда яшәүче чуашларның традицион төзелеш материаллары, чуаш-башкорт мөнәсәбәтләре, Себер ханлыгы, Көньяк Уралдагы беларуслар кебек темалар яктыртылды. Нугайбәкләргә багышланган чыгышлар бишәү булды. А.Тептиев нугайбәкләрнең килеп чыгышы хакында сөйләгән булса, О.Мальцева нугайбәк ризыклары турында бәян итте. В.Медведев исә чуаш белән нугайбәкләрнең йолаларын чагыштырды.

Көньяк Уралга качып киләләр

"Көньяк Уралда милләтара мөнәсәбәтләр" конференциясендә Казаннан катнашкан бердәнбер галим – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Милли музее чыганаклар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Наил Халиков. Ул Чиләбегә "Көньяк Уралда татарлар" дигән чыгыш белән килгән иде. Наил әфәнде төбәктә яшәүче татарлар турында Азатлыкка сөйләде.

Наил Халиков

Наил Халиков

– Мин үзем "Көньяк Урал" төшенчәсенә хәзерге Пермь краеның көньягыннан башланган җирләрне кертәм. Аларга Башкортстан, Чиләбе, Оренбур, Курган өлкәләре, хәтта Самар өлкәсенең бер өлеше керә. Менә шушы территориядә 1997 елда 1,5 млн. татар яшәгән. Мин шушы санга таянып эш итәм.

Көньяк Уралда татарлар XV гасырда төпләнә башлый

Татарлар бу якларга XV гасырда ук килеп төпләнә башлый. Ул вакытта Алтын Урда дәүләте инде таркалып килә, Казан ханлыгы оеша. 1552 елда Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, татарның Идел буеннан Көньяк Уралга инде күпләп күченү процессы башлана. Чукындырудан качалар. Исән калыр өчен качалар.

XVIII-XIX гасырларда да татарларның бу җирләргә күпләп күченгәннәре мәгълүм. XIX йөздә Көньяк Уралда инде оешкан татар тормышы була. Араларында күпчелекне Казан татарлары тәшкил иткән. Мишәрләр дә булган – алар башкорт-мишәр гаскәренә кергән. Әлбәттә, типтәрләр һәм православ динен тоткан нугайбәкләр дә булган.

Нугайбәкләр Казан ханлыгы чорында Арча ягында яшәгән кенәзләрдән килеп чыккан. Явыз Иван ханлыкны тармар иткәннән соң, аларны чукындыра. XVIII гасырда исә аларның нәсел дәвамчыларын Көньяк Уралга сөрәләр. 1736 елда алар хәзерге Башкортстанның Бакалы районында урнашкан Нугайбәк кирмәненә нигез сала. Аннары хәзерге Чиләбе өлкәсе территориясенә күченә. Барлыгы 12-15 авыллары бар.

Нугайбәкме? Татармы?

– Ә нугайбәкләр үзләрен татар дип хис итәме?

Нугайбәкләр татар телендә сөйләшә, татарча укый һәм яза

– Беләсезме, Русиядән чит илгә чыгып киткәч, күп кеше, татар булсынмы ул, урысмы, үзен “Russian” дип таныта. Русия эчендә исә татар үзен татар ди, чуаш чуаш ди. Нугайбәкләр белән дә хәл охшашрак. Чиләбе өлкәсендә алар үзләрен татар дип тә, урыс дип тә түгел, ә нугайбәк дип хис итә. Ә инде Русия күләмендә танытырга кирәк булган очракта үзләрен татар ди. Милли йолаларын кадерләп саклый. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсендәге Париж авылында нугайбәк мәдәниятенә багышланган музей эшли. Әмма шул ук вакытта алар татар телендә сөйләшә, татарча укый һәм яза. Мәдәни кырда да Татарстанга күбрәк тартылалар дип әйтер идем.

– Яшь буын ана телендә сөйләшәме?

– Көньяк Уралдагы татар-нугайбәк авылларына фәнни экспедицияләргә 1980нче елларда йөрдем. Ул вакытта ана телен беләләр иде. Хәзерге вазгыятьне күзаллау авыр. Дөрес, конференциядә яныма берничә яшь егет килеп сорауларын бирде. Шуны әйтергә мөмкин: яшьләр милли мәдәнияткә битараф түгел. Тамырларын хөрмәт итәләр һәм күбрәк белергә телиләр.

Башкорт-татар мәсьәләсе

– Җанисәп вакытында Башкортстанның төбәктә яшәүче татарларны башкорт итеп язылырга күндерергә тырышуы нәтиҗәле булдымы?

Башкортлаштыру мәсьәләсе тынып калды

– Башкортлаштыру мәсьәләсе тынып калды, әмма тәмам юкка чыкты түгел. Башкортлар моны яхшы хәтерли. Чиләбе өлкәсендәге татарларны Уфа ягына каратырга тырышсалар да, килеп чыкты дип әйтмәс идем. Башкортстанның үзендә исә мәсьәлә һаман чишелмәгән. Республикада яшәүче халыкның яртысы титул милләттән булмаса, ул республиканың булуы-булмавы турында сорау күтәреп чыгарга мөмкин бит. Һәрхәлдә, минемчә, һәр ике якны да аңларга мөмкин: башкорт үзенең санын арттырырга тели, татар бирешергә теләми.

Чиләбе өлкәсе: башкорт, нугайбәк, татар

Русия кануннары буенча нугайбәкләр кече халык булып санала

Православ динен тотып, татар телендә сөйләшсәләр дә, фәндә татар халкының бер этнодини төркеме буларак кабул ителсәләр дә, Русия кануннары буенча нугайбәкләр кече халык дәрәҗәсен алган аерым милләт булып санала. 2002 елда үткәрелгән җанисәп күрсәткәнчә, илдә барлыгы 9600 нугайбәк яшәгән. Шуларның 9100е Чиләбе өлкәсендә гомер иткән. 2010 елда үткәрелгән җанисәптән соң өлкәдә 7770кә якын нугайбәкнең яшәве ачыкланды.

Чиләбе өлкәсе Париж авылында җирле Эйфель манарасы да бар

Чиләбе өлкәсе Париж авылында җирле Эйфель манарасы да бар

Нугайбәкләрнең милли үзәге булып Чиләбе өлкәсе Нугайбәк районында урнашкан Фаршемпенуаз авылы санала. Татарча атамасы - Бакалы. Өлкәдә Париж дигән авыл да бар. XIX гасырда нугайбәкләр казак дәрәҗәсен алып Русия гаскәрендә французларга каршы көрәшә. Бу атамалар Франциядәге авыл һәм шәһәр исемнәренә ияреп бирелгән.

Татарлар исә Чиләбе өлкәсендә сан ягыннан урыслардан кала беренче урында. Өлкәдә барлыгы 180 меңләп татар гомер итә (2010 ел җанисәп нәтиҗәләре). Алар күбесенчә Чиләбенең үзендә, шулай ук, Магнитогорски, Златоуст, Кыштым, Троицки кебек шәһәрләрдә төпләнгән.

Башкорт саны өлкәдә – 162 мең. Алар күбрәк өлкәнең төньяк-көнбатыш районнарында һәм Магнитогорскида яши.

8 елда Чиләбе өлкәсендә татарның саны 25 меңгә кимегән

2002 ел белән 2010 ел җанисәп нәтиҗәләрен чагыштырсаң, шунысы ачыклана: сигез елда Чиләбе өлкәсендә башкорт халкының саны дүрт меңгә кимегән булса (2002 елда алар 166 мең иде, 2010 елда – 162 мең), татар халкының саны исә 25 меңгә кимегән (2002 елда алар 205 мең иде, 2010 елда – 180 мең).

Чиләбе өлкәсендә “Башкорт корылтае” һәм “Чиләбе өлкәсе Татарлар конгрессы” дигән милли иҗтимагый оешмалар эшли. Бөтенрусия “Татар кызы – 2015” конкурсының финалы быел Чиләбедә уза.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG