Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

17 октябрьдә Парижда "Европа татарлары альянсы"ның чираттагы утырышы узачак. Барлыгы 17 илдән татарлар килүе көтелә. Шактый гына мәдәни чаралар каралган.

"Европа татарлары альянсы"ның Парижда узачак чараларына кунаклар инде атнакич үк килә башлый. Бу хакта Азатлыкка Франциядән альянс вәкиле булган, “Франция-Татарстан йорты” оешмасы вице-президенты Әлфия Айзатова әйтте.

Альянс утырышында Татарстанның Франциядәге вәкиле Искәндәр Йосыпов, Петербурдагы вәкиле Ренат Вәлиуллин, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка кунаклар катнашачак. Татарстаннан артистлар да булачак.

“Альянс утырышында 45 вәкил һәм 16 кунак булачак. Русия илчесе дә киләчәк. Татарстан бит Русиягә керә. Әлбәттә, ул чараның башыннан азагына кадәр утырмас, әмма ачылышында булыр”, диде Айзатова.

Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе Атик Али да бу утырышка шәрәфле кунак буларак киләчәк. Моны Атик Али Азатлыкка үзе раслады. Финляндия татарлары электән үк альянс эшендә үзләренең күзәтүче буларак кына катнашу мөмкинлеген әйткән иде.

Айзатова монда бернинди дә идея каршылыгы юк, бу бары тел мәсьәләсенә генә бәйледер дип саный.

“Мин Татарстаннан 32 ел элек киткән кеше буларак, татарча сөйләшү авыррак, әмма без бит тырышабыз. Финляндиядә үскән татарлар өчен ана теле татар, бәлки фин теледер. Шуңа менә аларның Русиядән изоляциядә озак еллар ничек яшәгәнен беләсе килә. Польша татарларына килгәндә дә, узган альянс утырышында оешма җитәкчесе Ежи Шахуневич белән мин урысча сөйләштем. Алар бит шулай ук татар телен белми”, диде ул.

Әлфия Айзатова

Әлфия Айзатова

17 октябрь көнне Париждагы Русия илчелеге бинасында үтәчәк альянс утырышында Бельгия, Германия, Италия, Финляндия, Англия, Һолландия, Словакия, Чехия, Латвия, Литва, Эстония, гомумән 17 илдән вәкилләр киләчәк икән.

Утырышта нинди мәсьәләләр каралуын белергә теләп Азатлык альянсның хәзерге рәисе Флюр Шәриповка шалтыраткан иде, ул телефонын алмады.

Татар конгрессы хәбәр иткәнчә, анда ике корылтай арасында эшләнгән эшләргә исәп-хисап тыңланыр, киләчәккә планнар барланыр, оешма уставындагы үзгәрешләр расланыр, яңа җитәкчелек сайланыр дип ниятләнә. Шулай ук бөтеневропа Сабан туеның логотибы да тәгаенләнергә тиеш. Европада яшәүче милләттәшләребез тел саклау, көрәш белән шөгыльләнүне үстерү, Татарстан белән элемтәләрне ныгыту темаларына да фикер алышмакчылар икән. Утырыш иртәнге уннан кичке тугызга кадәр дәвам итәчәк.

“Сәгать биштән соң мәдәни програм каралган”, диде Айзатова.

Гомумән, оештыручы тараф буларак алар татарларның бер-берсе белән аралашуына күбрәк вакыт бүләргә тырышкан.

“Башта мәдәни чаралар каралмаган иде, аннары аны үз көчебез белән оештырырга булдык. Чөнки татарларга аралашу бик мөһим. Германиядә татарлар сан ягыннан күп булса һәм күптән татар чараларын оештырып килсә, Франциядә бөтенләй башка хәл.

Шулай да, безнең татарлар бик актив. Алар Русия белән бәйле төрле берләшмәләргә керә. Үзен Русия ватандашы дип санаучылар арасында татарлар күп. Алар да татарлар арасында төрле чаралар уздыру яклы. Хәзер аларны бер-берсе белән таныштыру кирәк. Европа парламентыннан чаралар өчен акча алырга өйрәнәсе иде. Әлегә без чаралар уздыруга үз акчаларыбызны тотабыз. Шул хакта фикер алышасы иде”, диде ул.

Узган елны Гданьскида үткән җыелыш

Узган елны Гданьскида үткән җыелыш

Элегрәк Литвадан Немежис татарлары җәмгыяте җитәкчесе Таирас Кузнецовас: “Октябрьдә “Европа татарлары альянсы” Парижда җыелып Европа берлеге бүлә торган акчаларны үзләштерү програмын булдырачакбыз. Әлеге програмны мин ясыйм”, дигән иде.

Альянс утырышы кунаклары инде 15 октябрьдә килә башлый. Алар өчен кичке програм каралган. Эйфель манарасының утын кабызуны карау, теплоходта йөрү, шәһәр белән таныштыру булачак.

Айзатова әйтүенчә, кунаклар Парижны караячак, ә Франция татарларына Татарстаннан килгән татарлар белән аралашу тансык.

“Мисал өчен татар конгрессы, "Кичерелмәгәннәр сугышы" ("Война непрощенных" фильмын төшерүдә катнашучыларга шәһәрне күрсәтәчәкбез. Әлеге фильм бит Франциядә дә төшерелде һәм бу чара кысаларында аны карау планлаштырыла.

Фильм караудан тыш Татарстан һәм Франция артистлары чыгышы каралган. Үзебезнең пианинода, флейтада уйнаучыларыбыз бар. Балалар, студентлар төркемнәре чыгышы каралган

Быел Сабантуйга килгән Татарстан артистлары инде безнекеләр белән дуэтта җырлаячак. Татар җырларын французчага тәрҗемә иткән француз Татарстаннан Фәрит Фәйзрахманов белән җыр башкарачак. Бер куплетын татарча, ә ул бер куплетын французча башкарачаклар. Татарстан акча күчерде дә без аны монда кулланып ятабыз дип уйламасыннар, без татарларның бер-берсе белән дуслашып китүен телибез”, диде ул.

Аның сүзләренчә, 16 октябрьдә ресторанда рәсми булмаган очрашу булачак. Анда шулай ук бөтен вәкилләр белән аралашу, җырлы-биюле тамашалар, кичке аш каралган.

Билгеле булганча, 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русиянең читтәге милләттәшләр белән эшләүче "Россотрудничество" идарәсе ярдәмендә оешкан “Европа татарлары альянсы”на Европадагы кайбер билгеле татар оешмалары, шул исәптән, иң зуры һәм иң абруйлысы булган Финляндия татарлары җәмгыяте кермәде. Европадагы милли җанлы татар вәкилләре арасында, Русиядә татар хокукларын төрлечә кыскан Мәскәү, читтә бу альянсны аерым илләрдәге татар җәмгыятьләре аша үз сәясәтен үткәрү өчен генә оештырганы турында фикер таралган. Альянска татар хәрәкәтенә бернинди өлеш кертмәүче, хәтта татарча да белмәгән очраклы кешеләрнең керүе дә әйтелде.

“Европада утырып Мәскәүгә буйсыну дөрес түгел һәм шул сәбәпле әлеге альянсның киләчәге юк. Брюссельдә утырганнары өчен Мәскәү түләячәкме? Бу инде бөтенләй башка сыймаслык хәл”, дигән иде Польша татарлары җәмгыяте рәисе Ежи Шахуневич.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG