Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:03

"Татар халкы ваемсыз булмасын иде"


14 октябрь Казанның Бауман урамында төрмәдә утыручы татар активисты Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикет үтте.

Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикетка икенче тапкыр​ чыккан Ринат Ризванов Чаллы мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгаруны һәм Рәфис Кашаповка ирек таләп иткән урыс телендә язылган шигар күтәреп торды.

"Свободу Рафису Кашапову! Председатель верховного суда Гилазов! Требуем отменить решение набережночелнинского суда от 15.19.2015!" диелгән иде анда.

Азатлык Ринат Ризвановка берничә сорау бирде.

– Сезнең өчен Рәфис Кашапов кем ул?

– Мин Рәфис Кашаповның эшчәнлеген 90нчы еллардан бирле күзәтеп киләм. Ул минем өчен читтән генә таныш кеше.

– Туганыгыз түгелме?

– Юк туган түгел, читтән генә таныш. Аның татар халкы өчен башкарган эшчәнлеген беләм. Мин Томски өлкәсендә яшәгәндә үк аны күзәтеп тордым.

– Бүгенге пикет белән аңа теләктәшлек күрсәтергә чыктыгызмы?

– Әйе, теләктәшлек.

– Бу теләктәшлекнең файдасы бармы?

– Бардыр. Кешеләр киләләр, карыйлар.

– Ниләр әйтәләр?

– Төрле кеше бар. Шовинистлары да бар. Утыртсыннар диләр. Теләктәшлек белдереп китүчеләр дә бар. Нишләтәсең, төрле кеше бар.

– Сез моннан алда бер тапкыр пикетка чыккан идегез, монысы икенчесе ахры?

– Әйе бу икенчесе. Монысы мәхкәмәдән соң инде. Беренче пикетка чыкканда Кашаповка мәхкәмә булмаган иде әле. Хәзер инде Чаллыда мәхкәмә булды.

– Бу мәхкәмә карарын ничек бәяләр идегез?

– 2003 елда Дугин* дигән бер кеше ничек итеп татар иҗтимагый үзәген таркату турында бер план төзегән булган һәм хәзер шул планны үтиләр. Җидесендә мәхкәмә булды һәм безнең иҗтимагый үзәк активистларын ун мең сумлык штрафка тарттылар. Моннан 12 ел элек Дугин ничек итеп язган булса, план нәкъ шулай үтәлә. Бу план – Кашапов белән Бәйрәмованы утырту, ә калганнарны штраф белән куркытудан гыйбарәт.

– Кашапов эше буенча әле Югары мәхкәмә карары да кирәк булачак бит?

– Әйе.

– Ничек уйлыйсыз, Югары мәхкәмәдә Кашапов өчен уңай карар чыгарылырга мөмкинме?

– Юк. Югары мәхкәмә 99% Чаллы мәхкәмәсе карарын раслаячак.

– Кайдан чыгып әйтә аласыз?

– Бу инде бер генә тапкыр булмады. Мин мәхкәмәләргә күп йөрим. Әле бер тапкыр да уңай карар чыкмады. Югыйсә мәхкәмәләрдә Русия кануннары үзләре бозыла. Русия кануннарының ничек бозылганын адвокатлар да күрсәтеп торалар. Мәхкәмәләрдә канун түгел, ә канунсызлык бар. Һәм беренче булып канунны бозучылар - хөкем чыгаручылар, прокурорлар.

– Сез бу пикет белән халыкка нәрсә җиткерергә телисез?

– Халык бары тик ваемсыз булмасын иде. Чөнки иң зур җинаять – ваемсыз булу. Әйтелгән бит: сез үз дошманнарыгыздан курыкмагыз, иң куркынычы – алар сезне үтерергә мөмкин. Курыкмагыз сез дусларыгыздан, алар сезне сатырга мөмкин. Куркыгыз ваемсыз кешеләрдән, чөнки аларның ваемсызлыгы аркасында җир шарында иң зур җинаятьләр эшләнә. Менә шул. Ваемсызлык безне үтерә!

* Александр Дугин – Русиядә империя идарәсен, бөек держава идеясен алга сөрүче евразиячелек теориясен тудырган урыс милли идеологы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG