Accessibility links

Казанда фатир бәяләре арта, Уфада – кими


Казан фатир кирасы бәяләренең артуы буенча Русиядә җиденче урынга чыккан
Казан фатир кирасы бәяләренең артуы буенча Русиядә җиденче урынга чыккан

Татарстан башкаласы фатир киралау (арендалау) бәяләренең артуы буенча Русиядә җиденче урынга чыккан.

Күчемсез мөлкәт бәяләрен күзәтүче федераль портал ачыклаганча, хәзерге вакытта Казанда бер бүлмәле фатирны киралау, уртача алганда, аена 16 мең сумга төшә. Ике бүлмәле фатир өчен 22 мең сум түлисе, өч бүлмәле фатир аена 33,7 мең сумга төшәчәк.

Уфада исә бөтенләй башка вазгыять. Башкортстан башкаласында кира бәяләре кимегән. Бер бүлмәле фатирның айлык кирасы 15 мең сумга төшә. Ике бүлмәле фатир өчен аена 18,9 мең сум түлисе. Өч бүлмәле фатирның айлык кирасы өчен хуҗалар 26,7 мең ала.

Иң кыйммәт бер бүлмәле фатирлар Мәскәү, Петербур, Сочи, Екатеринбур һәм Хабаровскида. Иң арзанлары – Магнитогорски, Новокузнецки, Чабаксар, Түбән Тагил һәм Ижауда.

XS
SM
MD
LG