Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:19

"Милли хәрәкәтне эзәрлекләүне туктату өчен Миңнехановның бер сүзе җитә"


Алабуга ТИҮе утырышында Хәтер көне белән бәйле кулга алулар, Казанга бару юлында тоткарлаулар турында фикер алышу булды.

Утырышта Казандагы Хәтер көненә җибәрмәс һәм анда чыгыш ясатмас өчен Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимне, Раиф Галиевне сәгатьләр буе тоткарлау, ир-атларны һәм машинаны тентү турында мәгълүматлар җиткерелгәч, Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов чарасызлыктанмы, гаҗизлектәнме яки инде көчсезлектәнме, мондый фикерләрен белдерде:

– Бәлки безгә кайчан, нинди машина белән, нинди юллар белән кая барасыбызны органнарга белгертмәскә кирәктер? Бигрәк тә Фәүзия Бәйрәмова белән Айдар Хәлимне нык сакларга кирәк. Аларны шундый чараларга барганда тоткарламасыннар өчен куркынычсызлык юлларын табасы иде. Менә монда Фәрит әфәнде әйтә, “Мин куркып тормыйм, кылансыннар күпме кирәк”, ди. Бу фикер дә уйландыра, анда да дөреслек бардыр. Татар милли хәрәкәте вәкилләре, дин юлында йөрүчеләребез тарафыннан да канун бозулар юк. Әмма орган кешеләре бер кешене алалар да, аның документларын, китапларын да алып, кая барулары, кайда булулары, кемнәр белән очрашкан, кемне тыңлаган, кемне күргәнлеген айлап-айлап, хәтта еллап шул кешене өйрәнәләр. Тырнак астыннан кер эзлиләр. Ә безгә бәлки тырнак астын көн дә чистарту, әйбәтләп сабын белән юуу кирәктер. Калмасын анда бернәрсә дә.

Алабуга ТИҮе активисты Илдар Гыйлметдинов:

Хәтер көнендә кулга алынган Илдар Гыйлметдинов (с) һәм Фәрит Фәттахов

Хәтер көнендә кулга алынган Илдар Гыйлметдинов (с) һәм Фәрит Фәттахов

– Безгә даими аяк чалырга тырышалар. Менә Хәтер көненә баручыларның да автобусларын чыгармадылар. Төрлечә куркытырга тырышулар булып тора. Минем үземә 11октябрь көнне иртән дүрт тулганчы ук килделәр. Романов һәм Аркадий исемле орган кешеләре ишек шакыды. Башта алар мине подъезд мәйданчыгына чакырдылар. Аннан урамга, машиналарына утырырга кыстадылар. Мин аларга: “сезнең белән бер кая да барырга теләмим” дигәч, арттан килеп кулларны каера башладылар. Мин шунда кычкыра башладым. Тавышка өске каттагы күршеләр чыкты. Аларга тегеләр таныклыкларын күрсәтте дә, күрше кереп китте. Шунда малаем да чыкты. Аңа полиция кешеләрен фотога төшерергә куштым. Улым фотоаппарат алып чыга башлагач берсе шактый ук курыкты, читкәрәк тә китте. Икенчесе кулны җибәрмәде, кысып тотып торды. Шунда 10-15 минут вакыт узды. Болай торып булмас, алар сүзен тыңлап аска төшеп меним дип уйладым һәм өйгә кереп чыгарга булдым. Алар да тиз арада арттан керде һәм малайга сикереп аның кулындагы фотоаппаратны тартып алдылар. Улыма да янадылар, “Хәзер синнән инвалид ясыйбыз” дип тә куркыттылар. Вазгыять катлаулангач, болар пистолет чыгарып ата башлаулары да ихтимал бит дип алар әйткән җиргә барырга булдым.

Иртәнге дүрттә алып киттеләр, полиция идарәсенә алып керделәр. Кичә кайда булдың кебегрәк вак-төяк сораулар бирделәр. Мин бирегә алып килүне башбаштаклык дип атадым һәм аларның башлыкларын күрергә теләвемне белдердем. Миңа кайдадыр үтерү булган, башлыкны шунда китте дип әйттеләр. “Ул кайткач чакырырсыз”, дип ишек ягына да атлыйм. Алар өчәүләп килеп тотып, кабат урындыкка утыртып куйдылар. Менә шунда берничә сәгать булдым, Казанга Хәтер көненә бару турында уйлыйсы да юк иде инде, дип сөйләде.

Алабуга ТИҮе активисты Фәрит Фәттахов:

Утырышта катнашучылар

Утырышта катнашучылар

– Мине иртәнге бишенче яртыда алып чыгып киттеләр. Беркетмәдә тоткарлау вакытын алтынчы ярты дип сорау ала башлаган вакытны күрсәтмәкче булдылар. Канун буенча алар мине бу очракта ниндидер нигез булса да өч кенә сәгать тоткарлый алалар иде. Ә алар дүрт сәгать тотты. Мин аларның үзләренә дә әйттем. “Егетләр, бүген безнең белән теләсә нәрсә эшли аласыз, теләсәгез биш сәгать тота аласыз, теләсәгез тотып кыйный аласыз, прокуратура да безне яклый алмый, кирәк булса наркотик яки корал ыргытасыз, дим. Минем прокуратура хезмәткәрләре белән сөйләшкән бар инде. Бу хезмәтләр прокуратурага буйсынмыйлар. Прокуратура да теләгән очракта да, мәсәлән, бу хокук органында берәү булса да намуслы егет табылып, хаклык белән эш күрсәтә башласа, ерак китә алмый. Прокуратура аеруча ФСБга бер сүз дә әйтә алмый. Әлегә менә шундый булса да мәгълүматларны әйтә алабыз.

Ә инде нәрсә эшләргә дигән сорауга килгәндә, сабыр итәргә кирәк. Сабыр итәргә һәм хокук бозулар турындагы мәгълүматларны булган хәтле бар дөньяга таратырга кирәк. Алар үзләре мондый хәбәрләр таралудан бик курка. Болар үз этлекләрен барыбер эшли, шуңа карамастан безгә дә чигенмәскә кирәк, диде.

Чыгышлардан соң Рәфыйк Мәхмүдов мондый фикерләрен дә җиткерде:

Рәфыйк Мәхмүдов (с) һәм Нәкыйп Шәрхыев

Рәфыйк Мәхмүдов (с) һәм Нәкыйп Шәрхыев

– Бездәге хокук органнары ни телиләр, шуны эшлиләр. Чечен республикасында да органнар шулайрак кылана башлаганннар иде, Рамзан Кадыйров аларга турыдан-туры бәрде. “Ни өчен тегендә кемнәрнедер кулга алдыгыз, монда атыштыгыз? Бу гамәлләр турында нигә мин белмим? Нигә мондый хәлләр турында Мәскәү бер дә искәртми? Шунлыктан мин халыкка мөрәҗәгать итәчәкмен. Шундый хәлләр була калганда, безгә белгертмичә кулга алулар оештырылганда аларны оештыручыларны урында атып үтерү турында фәрман бирә алам”, дип белдерде. Башбаштаклыклар тукталды. Чөнки алар инде Чечня белән кабат сугыша алмый. Путинның астына су кергән, акчасы юк, бар дөнья аңа каршы. Шуңа Рамзан Кадыйров Путиннан да, ФСБдан да грамм да курыкмый. Әмма инде без алар белән чагыша алмыйбыз.

Хәтер көне резолюцисе

Хәтер көне резолюцисе

Миңнехановның да татар милли хәрәкәтендәге эзәрлекләүләрне туктату өчен “аларны тынычлыкта калдырыгыз” дигән бер сүзе, бер җөмләсе җитәр иде. Фәүзия Бәйрәмовага да, Рәфис Кашаповка да, Айдар Хәлимгә дә, Фәритләргә, Илдарларга да, мөселманнарга да бәйләнмәсләр иде. Шулай ук татар халкын да мыскылламаслар иде. Ләкин ул мондый сүзне әйтми. Шуңа тегеләр чын-чынлап үзләренең репрессияләрен дә зурдан кубып башлап җибәрми, ләкин этлекләрен эшлиләр. Менә шундый кулга алулар, тоткарлаулар булганда органнар хезмәткәрләренә инде Татарстанда татар мәктәпләренең калмавы, Казанны яулап алучыларга һәйкәлнең булуын, ә менә Казанны яклап һәлак булганнарга әлегәчә һәйкәл салынмавын, башка шундый кимсетү-мыскыллауларны дәлилләп сөйләргә дә өйрәник, диде.

Рәфыйк Мәхмүдовка Сүриядәге сугыш вазгыяте, анда Русиянең катнашуы уңаеннан да сорау бирүчеләр булды. “Биредәге сугыш карта уенын хәтерләтә. Русиягә бу сугышка тыкшынырга кирәк түгел иде”, дип белдерде ул.

Утырыш азагында Фәрит Фәттахов Казанда узган Хәтер көнендә кабул ителгән резолюция белән таныштырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG