Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман зиратларыннан чикләүләр алынды


Элек исереп үлүчеләрне мөселман зиратына җирләү тыелса, хәзер бу чикләү бетерелде.

Казанда җинаятьчеләрне, исерткеч эчемлек яки наркотик кулланудан үлгәннәрне мөселман зиратында җирләүне тыю карары үз көченнән чыгарылды. Прокуратура бу чикләүләр федераль канунны бозып тора, чөнки һәр кешегә үлеменнән соң аның теләген истә тотып җирләү гарантияләнергә тиеш дип саный.

“Коммерсант” язуынча, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте әлеге карашны хуплый. Мөселман кешесе мәчеттән аерылырга тиеш түгел, хәтта гөнаһы булса да аның җирләнүгә хокукы бар дип саный, мөселман руханилары.

Каберстаннарның нечкәлекләре Казан хакимияте тарафыннан февральдә расланды. Анда зиратның эш сәгате, җирләү тәртибе, кабернең тәкъдим ителгән үлчәме, кабер ташларының нинди булырга тиешлеге язылды.

XS
SM
MD
LG