Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:53

Казанда төрки халыклар өчен газет чыга башлады. Урыс телендә


Наил Нәбиуллин (с) һәм журналист Рафыйк Кәримулла

Наил Нәбиуллин (с) һәм журналист Рафыйк Кәримулла

Казанда урыс телендә "Төрки караш" ("Тюркский взгляд") дип аталган газет чыкты. Ул төрки халыкларны берләштерүче басма буларак уйланылган.

Казанда "Тюркский взгляд" ("Төрки караш") дигән газет чыга башлады. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чыгара. Беренче саны Хәтер көненә багышланган. Нәбиуллин белән шул басма хакында сөйләштек.

– Наил, газетаны ник андый исем белән атарга булдың?

– Русиядә бүгенге көнгә төрки халыклар өчен бердәм мәгълүмати мохит тудырырлык газет булмады. Ул бушлыкны тутырыр өчен Русиядә төрки халыклар турында сөйләүче, аңлатучы матбугат чарасы булдырырга карар кылдык. Татарның үз хәле болай да җиңел түгел, әмма Русиядәге башка милләтләрнеке тагын да аянычрак. Без аларга бер маяк кебек булырга тиешбез. Аларда белем арттырып булса да ярдәм күрсәтергә тиешбез.

Русиядә башкортлар, алтайлар, ногайлар, кумыклар, якутлар һәм башка бик күп төрки халыклар яши, моннан тыш әле БДБ илләреннән казакълар, кыргызлар, гагаузлар һәм башкалар бар. Аларның барысы да урыс телен аңлый, шуңа газетны урыс телендә чыгардык. Әлбәттә басмада татар теленә дә урын биреләчәк.

"Тюркский взгляд"ның беренче саны "Хәтер көне"нә багышлап 12 сәхифәдә биш мең данәдә чыкты. Теркәлүен инде күптән узган иде. Ул русиякүләм басма буларак Мәскәүдә теркәлде.

– Интернет заманында, басма газетаны укучы булыр микән?

– Әйе, миңа да интернет заманында басма газет нәрсәгә кирәк дигән сүзләр әйтүче булды. Әлбәттә, бүген социаль челтәрләр үсеш алды. Икенче яктан уйлап карасаң, интернет уен-көлке, күңел ачу чарасына әйләнеп бара. Интернеттан кирәкле җитди мәгълүматны табуы авыр. Мәгълүмати чүплектән тиешле мәгълүматны кешегә җиткерү мөһим. Безнең максат - газетаны төрле милләт халыкларына кулларына тапшыру.

– Димәк, газетны интернетта укып булмаячакмы?

– Газетның Facebook сәхифәсе дә булдырылыр, интернет сайтын да ясау планы юк түгел. Ләкин бу эшләр тора-бара эшләнәчәк.

– Газетны укучыларга җиткерү нинди тәртиптә башкарылачак?

– Төрки дөнья белән элемтәбез бар. Милли оешмаларны да беләбез. Алар аркылы эшләячәкбез.

Аннары газетның иҗтимагый-фәнни шурасы төзелде. Аның җитәкчесе галим Рафаил Мөхәмәтдинов. Шурага 7-8 кеше керде. Анда тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, Истанбулдан Надир Дәүләт, Мәскәүдән Әгъдәс Борһанов һәм башкалар бар. Алар да газетны таратуга өлеш кертер дип уйлыйм.

– Газетның беренче санында күбрәк фәнни язмалар урын алган. Мондый язмалар белән укучыларны җәлеп итү кыен булмасмы?

– Газет күпьяклы булырга тиеш. Кызыксындыру уятырлык "җиңелчә” язмалар да булачак. Беренче санда "Төрки автомобиль" дигән бер мәкалә урын алды. Ягъни, фәннни мәкаләләр генә түгел, күңел ача торган язмалар да булачак.

Шулай ук беренче санда урын алган “тюркский полиглот” дигән сәхифәдә төрки телләрне өйрәнү мөмкинлеге каралган. Ягъни, бер сүзне бөтен төрки телләрдә язып чыгабыз. Беренче санда шундый алты сүз бирелде. Газет бер белем бирү остаханәсенә дә әйләнәчәк.

– Басма нинди даимилек белән чыгачак?

– Матди яктан булдыра алсак, айга бер чыгачак. Беренче саны 5 мең данә белән чыкты, киләчәктә аны арттыру уйлары бар.

– Киләчәктә газетка яздыру каралмыймы?

– Булыр дип уйлыйбыз, әмма моның өчен дә шактый чыгымнар да кирәк. Әлегә андый мөмкинлекләр юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG