Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:33

"Улым Марсель интернеттагы уеннардан аерыла алмыйча үзенә кул салды"


Марсель Әгъләмов

Марсель Әгъләмов

Психологлар Татарстанда уен шаукымына бирелүчеләр арта бара дип белдерә. Рамил Гарифуллин үсмерләрнең 20%лабының бу чир белән авыруын әйтә.

Марсель Әгъләмовны 17 октябрь көнне Мөслимнән 17 чакрым ераклыктагы туган авылы Ташлыярда җирләячәкләр. Бу хакта Азатлыкка Марсельнең әтисе Марат әфәнде белдерде.

"Хәзерге минутларда без машинада Казаннан Ташлыярга кайтып барабыз, менә алдымда Марсель ята. Үз-үзенә кул салыр алдыннан язу да калдырган, бу язу тикшерүчеләрдә, мин аны күрмәдем әле", ди Марат әфәнде. Аның сүзләренчә, Марсель уен шаукымына бирелгән булган, бу "рәхәтлек" беткәч дөньядан китәргә карар иткән.

7 октябрьдә югалган Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Марсельнең асылынып үлгән җәсәден Казан янындагы бакчаларның (дача) берсендә 15 октябрь көнне күреп алалар.

Марсель 11нче сыйныфны төгәлләп, төзелеш университетына кергәч, Казанда абыйсы белән тора башлый. Абыйсы медицина университетын тәмамлаган, хәзер даруханәдә эшли. Ата-ана уллары Казанга абыйсы янына барып урнашкач уен шаукымыннан бизәр дип өметләнгән була.

"Мәктәптә дә ул теләмичә генә укыды, соңгы елда компьютердагы уеннар белән нык мавыгып китте. Безнең арадагы аңлашылмаучанлыклар да, укымавы да шуның аркасында булды. Казанга килгәч тә шуны дәвам иткән. Уен автоматларына йөрмәгән ул, өйдәге компьютер артында гына утырган", дип сөйли Марат әфәнде.

Аның сүзләренчә, авылдагы компьютерның тизлеге яхшы булган, ә абыйсыныкы начар тарткан. Марсель, әйдә, кызу тизлектәге компьютер куйыйк әле, дип абыйсын да битәрләгән.

"Без, куя күрмә, кирәк түгел, дип абыйсының колагына пышылдый идек. Марсельнең кеше булуын теләдек. Авылда яшәгәндә психологка алып барырга уйлаган идек, әмма кул җитмәде.

Абыйсының ихтыяры нык булганга, Марсель Казанга килгәч тынычланган да идек. Яшьләре дә, сүзләре дә туры килә, икесе дә бер чама бит. Казанда барысы да яхшы якка үзгәрер дип уйладык. Бу җәйдә ипотекага фатир сатып алдык. Бер яктан, безнең гаеп юк шикелле, әмма нәрсәнедер кулдан ычкындырганбыз күрәсең. Яшәргә авыр иде аңа, ул кеше белән аралаша белмәде, аралашуның кызыгын тапмады", дип сөйли ата.

Марсель 16 яшьтән компьютер уеннары дөньясына чума. Авылда хоккей һәм футбол уйнаган, әмма уен вәсвәсәсенә бирелгәч спортны ташлаган, кәшәкәсен дә сатып җибәргән. "Компьютердан кала аңа дөньяда бүтән бер генә әйбер дә кирәкми иде", иде Әгъләмов.

Марсель әти-әнисе алдында "уйнамагач, бу дөньяда кызык та түгел инде" дип ычкындыргалый торган булган. Хәтта әнисенә "бу дөньядан китәм мин", "әй, үләм мин" дип тә әйткәләгән булган. "Без бу сүзләргә артык игътибар да итми идек. Компьютерда уеннар гел үтереш турында. Аларга үлем җайлыдыр. Үтерү дә чебен урнына да түгел", ди Марат әфәнде.

Аның сүзләренчә, Марсель нык үзсүзле булган. Полициядә Әгъләмовка метрода Марсельнең соңгы көнен, шәһәр читенә юл алган вакытта язып алган видеотасма да күрсәткәннәр.

"Метрода ул шундый ышанычлы итеп йөри, башында ниндидер уе бар икәне сизелеп тора. Ул уе булган чагында шундый тәвәккәл иде", иде ди Әгъләмов.

"Уен шакумындагылар ялган дөньядан гына рәхәтлек таба"

Психолог Рамил Гарифуллин, кеше казинода уйныймы, уен автоматлары салонына барамы, әллә интернетта уен дөньясына чумамы – аерма юк, барсының да чире бер – алар өчен яшәүнең мәгънәсе бары тик уенга гына төртелеп кала, дип белдерә. Аның сүзләренчә, уен шаукымына бирелү – ул шөгыль генә түгел, ә бик җитди чир. Һәм бу чир белән авыручылар елдан-ел арта бара. Яшьләрнең, үсмерләрнең 20%ка якыны уен шаукымына бирелүен дә әйтә ул.

Рамил Гарифуллин

Рамил Гарифуллин

Аның сүзләренчә, хәзер бу чирнең асылын аңламаган, дәвалау методларны үзләренчә корган табиблар да пәйда булган. "Уен шаукымына бирелгәннәрне һич кенә дә тынычландыра торган дарулар белән дәваларга ярамый", ди психолог.

"Уен шаукымына бирелгәннәрнең стажлары зуррак булган саен алар агрессиврак була, үзләрен радикал тота башлый. Бөтен яшьләрнең дә зиһене уен шаукымыннан зыян күрмәскә мөмкин. Ярамаганга бирелүчәннәр уен шаукымы колына әйләнә. Уен шаукымына бирелгән үсмер уйнамый башласа, анда күңел төшенкелеге, бушлык, депрессия башлана", ди Гарифуллин.

Аның сүзләренчә, уенга бирелгәннәрнең психикасы ныгымый, ихтыяр көчләре юкка чыга, кыенлыкларны җиңеп нигә дә булса ирешү шатлыгы аларда бөтенләй юк. "Алар ялган дөньядан гына шатлык алырга күнегәләр", ди психолог.

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбе укытучысы, озак еллар дәвамында балалар белән эшләүче Рамазан Кәбиров тә шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да уен шаукымына бирелүчеләр арта бара дип белдерә.

"Хәзер һәрбер баланың кулында 8-10 мең сумга кадәр булган телефон. Кайберләрендә планшетлар, айфоннар, айпадлар бар. Алар аша да интернетка кереп була бит. Төрле уеннар уйнарга бик яраталар", ди Кәбиров.

Мәлик Сабирҗан

Мәлик Сабирҗан

Аның сүзләренчә, өйдә һәм мәктәпләрдә интернетны кирәк өчен генә, файдага гына дөрес кулланырга өйрәтмәгәнгә, алдан ук ата-аналар бала игътибарын башка дөньяга алып китә торган сайтларны бикләп куймаганга, күпләр бу уеннарга чума. "Икътисади-социаль кыенлыклар моңа сәбәпче түгел. Бала тормыш кыенлыкларын артык сизми ул, тамагы тук, түбәсеннән дә акмый аның", ди укытучы.

​Психолог Мәлик Сабирҗан, ни генә булмасын, баланы "ярамый" дип тәрбияләргә ярамый дигән фикердә. "Ул "ярамый да ярамый" гомер буена җыела. Психологиядә "ярамый" сүзен куллану киңәш ителми, шул ук "ярамый" сүзен башка төрле, "ярый" сүзләре белән аңлатып була", ди ул. "Ярамый"ларның җыелып агрессивлыкның көчәюенә генә китерүен дә белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG