Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова "Вконтакте” да булмаса да, унлап ялган бите яши


Ландыш Нигъмәтҗанва белән Бәширә Насыйрова бер-берсенең җырын башкара
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

Ландыш Нигъмәтҗанва белән Бәширә Насыйрова бер-берсенең җырын башкара

Социаль челтәрдә җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың ялган битләре елдан-ел арткан. “Вконтакте”да бүген аның 11 бите (аккаунты) бар. Тик җырчы instagram гына куллана. “Кызган таба”га Ландыш белән Бәширә Насыйрова “Кабатла” проектында катнашуларын һәм кайбер яңалыкларын сөйләде.

Заманында кыска итәктән сәхнәгә чыкканы өчен тәнкыйть cүзләре ишеткән Ландыш Нигъмәтҗанова 23 октябрьдә Казанда узачак “Кабатла” проекты өчен озын итәк әзерли. Анда ул җырчы Бәширә Насыйрованың җырын башкарачак.

“Күлмәкләрне көйгә карап сайлыйм. Бәширә Насыйрованың “Парлы мендәрләр” җырына андые туры килми”, ди ул. Кыска күлмәктән җырлауның бер начар ягын да күрми җырчы. Контракт буенча эшләү сәбәпле, продюсерлар нәрсә куша – шуны берсүзсез үти.

Бүгенге көндә Ландыш җырлар яздырып, концертлар оештырып йөри.

“Чабабыз да чабабыз, тик тормыйбыз инде. “Кабатла” проектын иң кызыклы тамашалардан күрәм. Бертөрлелек туйдыра бит, ә бу ниндидер яңалык, гадәти форматта түгел. Бәширә апаның җырларын балачактан яратып тыңлыйм. Аның манералары да күңелемә якын”, ди Ландыш Нигъмәтҗанова.

Социаль челтәр киңлегендә Ландыш фотосурәтләре бихисап күп. Мисал өчен, “вконтакте”да гына аның 11 бите (аккаунты) бар! Тик җырчы instagram белән генә куллана икән. “Минем исемнән “вконтакте”да утыручы “Ландыш Нигъмәтҗанова"ларга зур рәхмәт”, ди ул.

Бәширә Насыйрова да яшь җырчыдан ким куймый. Социальчелтәрдә утырмаса да, көндә сәхнә өчен яңа костюмнар булдыру белән шөгыльләнүен һәм репертуарына яңа җырлар өстәвен әйтте.

“Элек репертуарны, костюмнарны җәйдән үк карап куя идем. Бу елны башкачарак булды. Ландыш Нигъмәтҗанова белән “Кабатла” проектында да катнашабыз. Аның белән дуслар без, дип әйтә алмасам да, яхшы мөнәсәбәттә. Ландышның репетуары үзенчәлекле: заманча, кызларча, дәртле. Җырлары күптән ошый”, ди Бәширә Насыйрова.

Татар эстрадасы артистларының халыкка хезмәтен җырчы милләт өчен файдалы гамәл дип бәяли.

“Милләт яшәсен өчен аның дине, теле, сәнгате булырга тиеш. Татар артистлары нәкъ шуның белән шөгыльләнә. Рэтро җырларны да үз мөмкинлекләреннән чыгып, яңа аһәң кушып, сәхнәгә алып чыга алар. Бүгенге көн тамашачысына гына түгел, киләчәк буын өчен дә сакланачак сәнгать бу”, ди Бәширә ханым. Ул халыкка билгеле булмаган җырларны сәхнәгә чыгарун җиткерде. Онытылган җырларга аранжировкалар ясатып, репетуарын киңәйтә.

Ландыш та Бәширә ханым да милләт өчен татар концертларының социаль челтәргә караганда мөһимрәк булуы әйтә.

XS
SM
MD
LG