Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриягә сугышчылар туплаучы сәхифәләр имитация белән шөгыльләнә


Сүриягә ихтыярилар туплаучы интернет сәхифәләре Украинага каршы сугышучылар туплаудагы кебек уңышка ирешә алмый.

Русия президенты Владимир Путин баштан ук Сүриягә җир өсте гаскәрләре кертмәячәген, Донбасска җибәргән кебек ихтыярилар җибәрмәячәген белдерде. Фикер белешүләр дә әлегә Русиядә күпчелекнең Сүрия сугышына җир өсте гаскәрләре кертүне хупламавын күрсәтә.

Интернеттагы социаль челтәрләрдә Сүриягә китү юлларын эзләүчеләр очраса да, ихтыярилар туплаучы төркемнәр Украинага каршы сугышырга теләүчеләрне туплагандагы кебек зур уңышка ирешә алмый.
Dobrovolec.org сәхифәсе Сүриядә сугышырга теләүчеләрне бу елның сентябрь аенда җыя башлаган. Әмма бу язма әзерләнгән арада алар ихтыярилар туплауны вакытлыча туктатып, Сүриягә сугышчылар җыю битен вакытлыча ябып куйды.

Гомумән, анда хәлләрнең бик мөшкел булуы, акча кирәклеге, башка беркемнең дә акча бирмәячәге турында язу пәйда булды.

2014 ел башында ачылган бу сәхифә үз эшенең башыннан ук Украинаның көнчыгышында Русия оештырган сепаратистларга ярдәм итеп, ихтыяри сугышчылар җибәреп килә. "Эшчәнлек Новороссия-Украина низагы белән генә чикләнми, хәзер без Сүриядә ихтыярилар хәрәкәтен оештыру белән актив шөгыльләнәбез", диелә сәхифә белән таныштыру язмасында.

Сүриягә ихтыярилар туплау вакытлыча туктатылганчыга кадәр dobrovolec.org барлык таләпләргә туры килгән ихтыяриларга алты айлык килешү имзалау тәкъдим итә иде.

Dobrovolec.org-ның ВКонтактедагы Сүриягә китү белән кызыксынучылар төркемендә әлегә утызлап кына кеше теркәлгән. Шуларның да бары унлабы гына ихтыяри булу турында өстәмә мәгълүмат алырга теләгән, яки Сүриягә китәргә теләвен белдергән.

Үзен "Сургут" тәхәллүсе белән таныткан 32 яшьлек ир Азатлыкка Сүриягә китү өчен яраклы дип табылуын, хәзер кирәкле кәгазләр туплау зарурлыгын белдерде. "Сургут" Сүриягә ничек бара алуын әлегә белмәвен, бәлки хариталарны өйрәнү моңа ачыклык кертер дип өметләнүчен әйтте.
Ул Донбасста Русия яклы сепаратистлар ягында бер ел чамасы сугышкан, әмма ике ай чамасы элек кире Русиягә кайткан. Хәзер инде патриотик хисләре аны Сүрия ягына тарта башлаган.

"Бу -- геополитика. Әгәр илем сугышка керә икән -- димәк шулай кирәк. Без бары тик, мин моны курыкмыйча әйтәм, халыкара сәхнәдә үз илебезнең мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итәбез", ди "Сургут".

Шулау да, аның фикеренчә, Донбасста әле эшләр тәмамланмаган. Әгәр дә хәлләр яңадан кызып китсә, ул дуслары белән "күчмә кошлар кебек яңадан әйләнеп кайтырга" җыена.

23 яше тулмаган һәм шул сәбәпле тиешле таләпләргә туры килмәгән икенче бер яшь егет әлеге төркемдә ни эшләргә кирәклеге турында сорау бирә. Dobrovolec.org аңа Сүрия илчелегенә мөрәҗәгать итеп "Сүрия паспорты алырга һәм Сүрия армиясенә хезмәткә керергә" тәкъдим итә.
Әмма безнең сорауга җавап биргәндә ул "вазгыятьне күзәтеп бару"ын һәм әлегә Сүриягә җыенмавын белдерде.

Үтә урыс милләтчеләре дә Сүрия сугышына китәргә бик теләми. Dobrovolec.org сәхифәсенең Сүриягә ихтыярилар җыю эше ризасызык дулкынына дучар булды һәм сәхифә ихтыярилар туплауны туктатырга мәҗбүр булды. Новороссия төп максат дип иглан ителде.

XS
SM
MD
LG