Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:01

Татарстан "WorldSkills-2019"га җыр-биюле эшче яшьләр әзерли


17 октябрьдә Казанның Химиклар сараенда эшче яшьләрнең “Безнең заман” III республикакүләм иҗат фестиваленең сайлап алу этабы узды. Чарада җиңгән җыр-биюгә сәләтле һөнәрчеләр "WorldSkills-2019” беренчелегендә катнашачак.

“Безнең заман” фестивалендә Татарстанның 29 муниципаль районыннан 800ләп эшче hөнәр иясе катнаша. Чиңүчеләр "WorldSkills-2019” беренчелегендә катнашачак. Эшче яшьләрнең, һөнәрчеләрнең иҗади бәйгесен республика хөкүмәте үткәрә. Президент Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән уздырылган чарада 18-35 яшьтәге эшче яшьләр, ансамбльләр җыр, бию, нәфис сүзгә сәләтләрен күрсәтә. Бәйге шартлары нигезендә катнашучылар арасында профессионал сәнгать әһелләре булырга тиеш түгел.

Фестивальнең максаты - күпкерле осталыкка ия эшче яшьләргә үсү мөмкинлеге бирү ди жюри рәисе, Татарстанның халык артисты Резедә Галимова. Ул сәхнәдән катнашучыларны русча сәламләп безгә дә җавапларын рус телендә бирсә, сайлап алу концерты үзе ике телдә оештырылды. Катнашучыларның чыгышларында татар, рус җыр-биюләре яңгырады. Шул ук вакытта патриотик рух турында да онытмаганнар, Икенче дөнья сугышы, матрослар, һөнәрчеләргә багышланган биюләр тамашачыга сәхнәдә русиялеләр булуны искә төшереп торды.

"Әлеге сайлап алу концертында Казанның 28 оешмасыннан 300ләп эшче катнашты. Аларга җыр-бию, нәфис сүз белән чыгыш ясаудан тыш, сәхнәдә иҗади рәвештә эш урыннарын тасвирлау да шарт иде. Эшче һөнәр ияләренең дә үзләрен иҗади яктан күрсәтүе бик куанычлы. Алар искиткеч талантка ия шәхесләр. Фестиваль кысаларында русиякүләм танылган мәдәният хезмәткәрләре мастер-класслар үткәрә”, диде жюри рәисе Резедә Галимова.

Апас районыннан килгән Зөфәр Нигъмәтҗановның әлегә кадәр бу бәйге турында ишеткәне булмаган. "Беренче тапкыр гына катнаштык. Бик ошады. II урын яуладык", дип ул, сөенече белән уртаклашты.

Эшче яшьләрнең "Безнең заман" өченче иҗат фестиваленең нәтиҗе 31 октябрьдә "Пирамида" залында ясалачак. Оештыручылар белдергәнчә, Гран-при иясе диплом, күчмә Татарстан президенты кубогы һәм 100 000 сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Гала-концертны ТНВ каналы туры эфирда күрсәтергә тиеш.

XS
SM
MD
LG