Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астахов Петербурда биш айлык таҗик баласы үлемен тикшерергә кушты


Биш айлык Умарали Назаров 13 октябрь үлгән
Биш айлык Умарали Назаров 13 октябрь үлгән

Балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов Русия эчке эшләр министры һәм Русия прокурорына Петербур хастаханәсендә биш айлык баланың үлемен тикшерергә сорап мөрәҗәгать итте.

Җомга 16 октябрь көнне Таҗикстанның Мәскәүдәге илчелеге Русия тышкы эшләр министрлыгына фаҗигале хәл турында хәбәр итте. 13 октябрь Петербурда миграция кануннарын бозган Таҗикстан ватандашлары Далер Назаров һәм Заррина Юнусованы тоткарлаганнар. Үзләрен вакытлыча изоляторга ябып, Умарали исемле биш айлык балаларын алып киткәннәр. Шул ук көнне мәхкәмә булып бу гаиләне Русиядән куарга дигән карар чыгарганнар. Ана кеше баласын эзләп полициягә барган, анда баланың кайда икәнен әйтмәгәннәр. Икенче көнне иртән Заррина Юнусовага "балагыз хастаханәдә үлде" дип шалтыратканнар.

Җомга көнне Петербурдагы Таҗикстан консуллыгы янына ачу белдереп йөздән артык кеше җыелды. Алар бала үлемен тикшерүне таләп итте. Биш айлык Умарали Назаров 13 октябрь үлгән, табиблар аның буылып үлгәнен белдерде. Ата-ана сүзләренә караганда, бала сау-сәламәт булган.

Таҗикстанның Русиядәге вәкиле Габделмәҗит Достиев Русиядә таҗикларга карата нәфрәт уята торган мохит тудырыла дип саный. 2013 елда Мәскәүдә Русиягә килеп эшләүче Таҗикстан ватандашлары өчен махсус штаб булдырылды. Анда аларга үз ватандашлары ярдәм күрсәтә.

XS
SM
MD
LG