Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Кырымга электр бирүне туктату мөрәҗәгатен 25 меңнән артык кеше имзалаган


Чонгар чик буе ноктасында электр баганаларында чыбыклар өзелгән иде, 2015 елның сентябре
Чонгар чик буе ноктасында электр баганаларында чыбыклар өзелгән иде, 2015 елның сентябре

Украина президентына Украинаның Кырымга электр энергиясен туктатуны сорап башланган петицияне 25 меңнән артык кеше имзалады.

Кырым аннексиясенә ризасызлык кампаниясе кысаларында 2015 елның 8 сентябрендә Украина президенты Петр Порошенко исеменә Украинадан электр бирүне туктату турында петициягә имза җыю башланган иде. Мөрәҗәгатьне президентка тапшыру өчен 25 мең кешенең имзасы кирәк. 18 октябрьгә аңа 25235 кеше имза куйган иде.

Кырымның күпчелек өлешенә элекр энергиясе Украинадан килә. Хакимиятләр Кырымның 2016 елга гына үз энергиясе була алуы турында белдерде. 20 сентябрьдән бирле административ чик буенда блокада дәвам итә. Аны оештыручылар Украинадан тауар ташучы йөк машиналарын кертми. Блокада таләпләре арасында Әхтәм Чийгөз, Мостафа Дегерменджи, Али Асанов, Таир Смедляев, шулай ук Надежда Савченко һәм башка тоткыннарны азат итү, Кырымда Украина ватандашларын эзәрлекләүне туктату, кырымтатар юлбашчыларына Кырымга кайту мөмкинлеген бирү һәм башкалар бар.

XS
SM
MD
LG