Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Прагада Александров хоры чыгышына протест белдерделәр


Прагада Русия армиясенең рәсми хоры саналган Александров ансамбле чыгыш ясаганда чех һәм украин активистлары протест белдерде. Алар бу хорны "сугыш һәм оккупация музыкасы" дип атады. Концерт залында да чех җырчысы Һелена Вондрачкова җырлаганда бер төркем протестчылар Украина, НАТО һәм Европа берлеге әләмнәрен күтәреп тамашаны өзәргә маташты, әмма аларны тиз арада чыгарып җибәрделәр.

XS
SM
MD
LG