Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:35

Кино дөньясында фәнни фантастика жанры ныклы үсеш кичерә. Ридли Скоттның экраннарга чыккан "Марслы" фильмы тамашачыларда фән белән зур кызыксыну уята. Азатлык фильмга күзәтү ясый һәм андагы күренешләрнең фәнни фактларга туры килүен тикшерә.

Бер ел элек Кристофер Ноланның “Интерстеллар” фильмы тамашачыларда зур кызыксыну уятып, мәктәп укучыларын физик теорияләр, галактикаара сәяхәтләр турында өйрәнүгә этәде. Ул вакытта күп кеше фильмны феномен дип атаган иде, чөнки ул оста формада яшь буынны фән белән кызыксынуга җәлеп итте. Быелның октябрендә дөнья күргән “Марслы” фильмы да аудиторияне астрономия белән кызыксындыра, чит планеталарга сәяхәт теләген уята.

Фильм сюжеты өлешчә Робинзон Крузо турындагы әсәрне хәтерләтә. Дөрес, монда сүз утрауда калган кеше турында түгел, Марс планетасында “онытылган” космонавт турында бара. Фильмда NASAның Арес III дип аталган миссиясе вакытында үлгән дип саналган астронавт Марк Уотниның исән булып Марс планетасында бер үзенең калуы тасвирлана. Исән калыр өчен ул көченнән килгәнне эшли: махсус шартларда бәрәңге үстерә, Җир белән элемтә урнаштырырга тырыша, рационнарын саный һ.б. Шул вакытта Җир шарында аны коткару максатында эшләр алып барыла.

Фильм сюжеты гади булса да, 2 сәгать дәвамында тамашачының кызыксынуы сүнми. Фәнни терминнар һәм фәнни тематика фильмда зур урын алса да, ул караучыны куркытмый, киресенчә, оста итеп фән дөньясына җәлеп итә. Тамашачыларның ким дигәндә бер өлеше фильмнан соң өйләрендә Марс планетасы турында укый, аңа пилотлы очышлар планнарын өйрәнә.

Фильм режиссеры – Ридли Скотт. Аны Энди Уэйрның “Марслы” дигән китабы нигезендә төшергәннәр. Фильм төшерү дәвамында аны даими рәвештә NASA экспертлары күзәтеп барган, актерлар төркеменә хәтта NASA биналары буенча экскурсияләр оештырганнар. Шунысы кызык, фильм чыгар алдыннан NASA галимнәре Марста су табылганын игълан итте, шулай итеп алар үзләре дә уйламастан аңа реклама ясадылар булып чыга.

Визуаль яктан фильм шактый сыйфатлы башкарылган. Марс планетасы, таулар һәм комнардан гына булса да, бик матур итеп сурәтләнгән. Саундтрэклар да уңышлы көйләнгән. Ләкин фильмның игътибарга иң лаеклы ягы итеп юморны атап була. Төп рольне башкарган Мэтт Деймон бу мәсьәләне бик оста чишкән: бер яктан, ул чит планетада үлем алдына торган югалган кеше, икенче яктан, ул бөтен авырлыкларга үткен юмор белән карый.

Фильмдагы фәнни фактларга килгәндә, аларның зур өлеше чынбарлыкка туры килә. Тик шулай да, кайбер урыннарда хаталар һәм уйланып бетмәгән мәсьәләләр дә очрый. Аларга күз салыйк:

Нурланыш. Космик нурлардан кешене Җир шарында магнит кыры саклый. Ләкин Марста магнит кыры юк. Фильмда исә аның тәэсире юк диярлек.

Бураннар. Фильмда Марк Уотни көчле буран вакытында яраланып планетада кала. Чынбарлыкта исә Марстагы иң көчле бураннар да кешене ега алмый, корылмаларны һәм җиһазларны да урыныннан кузгата алмый. Чыннан да, көчле бураннар Марста бик сирәк була, һәм аларны алдан күзәтеп була.

Скафандр. Фильмда эстетик максатлардан актерларның скафандрларын бик юка итеп күрсәткәннәр. Чынбарлыкта алар, әлбәттә, зуррак һәм калынрак.

Су. Марк фильмда суны кислород белән водородны яндыру нәтиҗәсендә ясый. Теоретик яктан галимнәр моны мөмкин ди, ләкин ябык бинада моны башкару бик катлаулы һәм куркыныч.

Иң кызыгы шунда: Марста бәрәңге үстерү күренеше чынбарлыкта, теоретик яктан булса да, мөмкин. Һәрхәлдә, NASA галиме Дуг Минг шулай дип саный.

Шулай итеп, "Марслы" фильмы чыннан да, әкият кенә булмыйча, бәлки кешелекне киләчәктә көткән вакыйгаларны тасвирлыйдыр. Ничек кенә булмасын, фильм үзенең кызыксындыру һәм җәлеп итү функциясен оста башкара. Аны карау кызыклы да, һәм шул ук вакытта, кешеләрне фәнгә, астрономиягә җәлеп итү максатыннан, файдалы да.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG