Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:14

Швед егете Пьер Аберг Русиядә икенче тел булган татар теле белән кызыксына башлагач, швед һәм инглиз теллеләргә татар телен өйрәнү өчен мөмкинлек юк дәрәҗәсендә икәнен ачыклаган. Татар телен ул рус теле аша өйрәнергә мәҗбүр.

Азатлык радиосы татар телен теләп һәм кызыксынып өйрәнүче чит ил кешеләре белән таныштыруны дәвам итә. Шунысы кызыклы: татар телен өйрәнү өчен инглиз телендә һәм, аңлашыла ки, башка чит телләрдә материаллар юк дәрәҗәсендә. Булган азсанлы сайтлар һәм сыйфатлы әсбаплар өйрәнүне нигездә рус теле аша тәкъдим итә.

Мондый шартларда чит ил кешеләренә татар телен ничек үзләштерергә? Бу проблемга Швециядән Пьер Аберг та юлыккан. Рус телен ул бераз белсә дә, татар телен башка тел аша үзләштерү авыр, ди.

Пьер татар телен ни өчен өйрәнә соң? Азатлык моның турында аның үзе белән әңгәмә корды.

– Пьер, үзегез турында әйтеп китсәгезче. Тумышыгыз белән cез кайдан?

– Мин үзем Швециянең Умео дигән шәһәрендә тудым. Хәзерге вакытта мин илнең төньягында урнашкан кечкенә Һапаранда исемле шәһәрчектә яшим. Монда “Швед-фин халык университеты”нда белем алам.

– Үзегез ничә телне беләсез?

– Болай швед, норвег, инглиз һәм рус телләрен беләм. Башка кайбер телләрдә дә аз-маз сөйләшә алам. Татар теле белән нык кызыксынам.

– Рус теленнән башлыйк. Бу тел белән кызыксыну ничек уянды?

– Рус телен мин күптәннән үзлектән генә өйрәнә башлаган идем. 2014 елда мин эшемнән китеп, Һапарандага махсус рус телен өйрәнер өчен күчендем. Бу – минем өчен бик авыр тел, аеруча рус грамматикасын инглиз яки швед грамматикасы белән чагыштырсак.

– Татар телен исә ни өчен өйрәнә башладыгыз?

Пьер Швеция чигендә

Пьер Швеция чигендә

​– Русия Федерациясендә таралышы буенча татар теле икенче урында тора. Шуңа күрә мин татарча берничә гыйбарә өйрәнү кызыклы булыр дип уйлаган идем.

Беренче теләгем, һәр милли республика телендә берничә сүз өйрәнү иде. Ләкин Татарстанга килгәндә, мин татар теленең никадәр матур икәнлегенә сокландым. Шуңа күрә бу тел белән ныграк кызыксынып киттем. Төрек һәм фарсы телләрен бераз беләм, тик көнчыгыш телләрдән миңа иң матур итеп нәкъ татар теле тоелды.

– Татар телен ничек өйрәнәсез?

– Беренче чиратта, интернет ярдәмендә дөнья буйлап күп дусларым белән татарча аралашам. Җанлы аралашу бик эффектив.

Икенчедән, Youtube сайтында «Мин татарча сөйләшәм» видеодәресләрен карыйм.

Дәреслекләргә килгәндә, аларны кулланмыйм. Чөнки, кызганыч ки, швед яки инглиз телендә бер татар дәреслеген дә таба алмадым.​

– Сезнеңчә, татар теле авырмы?

– Минем өчен иң авыры шул: татар телен өйрәнү өчен китаплар һәм мәгълүмат табу бик кыен. Аларның зур күпчелеге рус телендә. Ләкин башка тел аша татар телен өйрәнү авыр.

Мин кайвакыт рус сайтларын кулланам, ләкин рус теле минем туган телем булмагач, бу бик авыр. Бәхеткә, яхшы дусларым ярдәм итәргә тырыша.

– Татар мәдәниятендә cезне нәрсәләр кызыксындыра?

– Минем өчен Казан – Русия республикаларында иң матур шәһәр. Тик, ни кызганыч, анда әлегә булганым юк.

Татарстан халкы миңа бик дустанә һәм ачык йөзле булып тоела. Миңа калса, аларның тормышка карашы һәм тормыш кыйммәтләре Русиянең башка халкыннан нык аерыла.

Бер тапкыр Ригада татар рәссамы белән танышкан идем. Ул миңа рәсемен бүләк итте. “Син татарча бик яхшы сөйләшәсең, сиңа рәсемемне бүләк итәсем килә”, диде ул.

– Швециядә туган телләрне саклау өчен нәрсәләр оештырыла?

– Мин Русиядәге хәл белән таныш түгел. Бездә, Швециядә исә, “ана теле мәгарифе” дигән систем бар. Аның нигезендә туган теле швед теле булмаган бала атнасына бер тапкыр мәктәптә уку вакытында махсус туган тел укытучысы янына барып, ана телен өйрәнә ала.

– Швециядәге татарлар белән очрашканыгыз бармы?

– Үземнең шәһәремдә татарлар бик аз дип беләм, шуңа күрә аларның чаралары турында белмим.

Стокһолмда татар оешмасы бар икәнен беләм. Тик, кызганыч ки, аннан бик ерак яшим шул, анда йөрү авыррак булыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG