Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

Төркиядә Идел-Урал төркиләренә багышланган җыен узды


Конференциядә катнашучылар

Конференциядә катнашучылар

Төркиянең Европа өлешендәге Кыркларели Университетында 16-17 октябрьдә “Милләтләр очрашкан нокта: Идел-Урал халыкара фәнни очрашуы” исемле конференция узды.

Казан, Уфа яки Чабаксарда татар, башкорт һәм чуаш халкын уртак рәвештә тикшергән бер фәнни очрашу булуын хыял да итеп булмас. Әмма Төркиянең Европа өлешендәге Кыркларели Университетында 16-17 октябрьдә “Милләтләр очрашкан нокта: Идел-Урал халыкара фәнни очрашуы"ның икенчесе уздырылды.

Мәгълүм, Казанда кем дә кызыксынмаган, беткәннән соң гына игълан ителгән имеш фәнни җыелышлар үткәрелә. Ләкин шундый зур күләмдә фәнни очрашулар инде ничә дистә еллардыр ясалмый. Академиядә дә юк, университетларда да юк. Чөнки аларның җитәкчеләренә, күрәсең, эшләмәгән өчен түлиләр.

Ярар, безнең Идел-Урал халыкара очрашуына кире кайтсак, шуларны әйтергә мөмкин. Доцент Бүлент Байрам үткән елдагы җыелышларның материалларын инде күптән басып чыгарган иде. Бу юлы да, аңлашылганча, чыгышларның күпчелеге татарлар турында булды. Тулаем 33 чыгышның 21е татарлар, 8-9ы чуашлар, 3е башкортлар һәм икесе православие миссионерлары турында булды.

Чуашстаннан Ирина Софронова белән Елена Чекушкина катнашты. Татарстан белән Башкортостаннан бер генә кеше дә бу җыелышка махсус килмәде, яки килә алмады. Сәер кебек тойыла. Шулай да, Төркиядә укучы доктор яки академикларга мине дә кушсак, Ильяс Мифтахов, профессор Рәмилә Яруллина, доктор Гүзәл Туймова, доктор Чулпан Зарипова, очраклы рәвештә Төркиядә булган, Чаллыдан килгән доктор Радик Галиуллинны санаганда алты татар бар иде. Шулай ук докторлар арасында бер ногай Саидали Кудайнетов белән бер башкорт егете Рифат Суйургулов та Анкара университетының Ислам факультетыннан килгәннәр иде.

“Милләтләр очрашкан нокта: Идел-Урал халыкара фәнни очрашуының” икенче очрашуы моны оештырган Агымдагы төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы җитәкчесе доцент Бүләт Байрамның кыса чыгышы артыннан Кыркларели университеты ректоры профессор Мостафа Айкачның тәбрикләү һәм бу эшнең нинди мөһим булуына басым ясаган чыгышы белән башланды.

Аннан соң төп чыгышны мин “Русиядәге төрки телләрнең һәм халыкларның киләчәге” исеме белән ясадым. Шушы чыгышта кыскача болар әйтелде: Русия федерациясендә 142 миллионлап кешенең һәммәсе русча белә дип фараз ителә, җиде миллион исә инглиз телен белә, татарчаны белүчеләр биш миллионны бераз аша дигән статистикалар булуы турында языла. 2010 елгы җан исәбен алуга күрә, азчылыклар 20% һәм шуларның 12 миллионнан бераз артыгын төрки халыклар тәшкил итә. Ләкин шулар арасында саннары 38 дип билгеләнгән төрки халыклардан татар, башкорт һәм чуашлардан калганнарының саны бер миллионнан артмый. 400 мең тирәсендә булганнар исә якут, азәрбайҗан, казакъ һәм кумыклар. Саннары аз булганнарның телләре куркыныч астында.

Моңа өстәмә буларак, руслар Алабуга татар ногай, Әстерхан (ногай карагаш), Бараба татар, боҗнурд, урум кебек төгәл ничә кеше сөйләшкәне беленмәгән телләрне һәм керәшен, себер татары, мишәр кебек этник төркемнәрне халык исәбен алу белешмәләренә керттеләр. Нәтиҗәдә 7 кеше Әстерхан татары, 786 кеше мишәр, бер кеше исә үзен урум дип яздырган.

Асылда руслар бүлмәсә дә, хәтта башкорт, чуаш, кумык, якутча кебек телләр куркыныч астына. Долган, карагас, хакас, шор, алтай, чулым һәм тофа телләре бер-ике елдан юк булачак.

Табигый, бу телләрнең юк булуында Мәскәү сәясәтчеләре зур роль уйный. Мисал өчен, быел мәгариф министры Димитрий Ливановның 5нче сыйныфтан башлап ике чит тел өйрәтеләчәк дигән белдерүе бигрәктә рус булмаган халыкларга зур орым булды. Чөнки нәтиҗәдә туган телне өйрәтеп булмаячак. Шушы чыгыш тыңлаучыларның күңелен ачмаса да, залдагылар тарафыннан алкышланды.

16 октябрьдә иртәнге утырышта татарларны кызыксындырган чыгышлар 1917 елга кадәр басылган тәэсирле татар матбугаты, "Шура" журналы, "Әхбар" газеты белән көлке журналы "Карчыга"га багышланган иде.

Аспирант Йолдыруымның кытай чыганакларында татар сүзенең төрле рәвешләрдә кулланылуы турында әйтүе, бу сүзне ачып салуы да татар исеме тирәсендә барган дискуссияләргә яңа бер караш буларак бәяләнде.

Төштән соң исә “Сызгыра торган уклар” романының татар теленә өстәгән яңа сүзләре турындагы чыгышы белән доктор Әхмәт Туран Түрк дикъкатьне җәлеп итте. Асылда, яшь төрек академикларының татарча, башкортча яки чуашчаны шул дәрәҗәдә яхшы өйрәнеп бу телләр турында анализлар ясардай дәрәҗәгә килүләре бу халыклар өчен шатланырлык хәл булырга тиеш. Иң кимендә, бу халыклар үзләре туган телләрен онытсалар да, белүче төрекләр булачак дигән сүз.

Фәнни җыелышның икенче көнге утырышларында исә профессор Ибраһим Марашның “Төрек-татар аңының уртага чыгуында байларның роле”, профессор Рәмилә Яруллинаның “Агымдагы татар әдәбиятында милли идея”, доцент Исмагыйль Түркоглуның “ 1908-нче елларда Истанбулдагы татар провокаторлары”, Казандагы Йоныс Әмрә фонды җитәкчесе Иһсан Демирташның “Русия федерациясендә ислам политикасы”, доктор Гүзәл Туймованың “Татарларның халык исламында музыка мәдәнияте һәм аң” , доктор Чулпан Зарипованың “Татар һәм русларда өйләнешү белән бәйле юраулар” исемле чыгышлары булды.

Бу шәхесләрнең, татарының да төрегенең дә татарча белүе үзенә күрә кызыклы бер үзенчәлек булды. Чөнки Казанда мондый җыелышларда татар академиклары тик урысча гына чыгыш ясыйлар. Татарча белгәне дә татарча ясарга тартына. Төркиягә килгәндә дә, тыңлаучылар арасыннан “без татарча беләбез, татарча чыгыш ясагыз” дип үтенүчеләр булса да, берсе дә татарча сөйләми.

Фәнни утырышлар тәмамлангач татарлар үзара утырып сәгатьләр буе татарча сөйләштеләр. Чөнки аларның берсе Чаллыдан, берсе Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Адыяманнан, берсе төньяк-көнчыгыштагы Карстан, берсе Анкарадан, икесе Истанбулдан, икесе Бурсадан килгәннәр һәм тансык туган телдә инде кайчаннан бирле гапләшмәгәннәр.

Бу фәнни очрашу бер үк вакытта Идел-Урал төбәге белән никадәр кызыксыну булуын да күрсәтте. Мәскәү ни хәтле тырышса да, биредәге халыкларны оныттыра алмаячак дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.

Берничә айдан шушы чыгышлар басылып чыгачак. Доцент Бүлент Байрам киләсе елга хәтле дип кунаклар белән саубуллашты. Бу арада “Идел-Урал тикшеренүләре” исемле, елына ике мәртәбә чыгачак электрон журналның 2016 елда тәкъдим ителәчәген дә белдерде ул. Инде безгә боларны башкарганнарга рәхмәт әйтәсе генә кала.

Надир Дәүләт
тарихчы галим

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG