Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дрезденда исламлаштыруга каршы урам җыенында журналистлар яраланды


Дрезденда урам җыены, 2015 елның 19 октябре
Дрезденда урам җыены, 2015 елның 19 октябре

Дрезденда мигрантлар сәбәпле җәмгыятьтә социаль проблемаларның артуына борчылу белдергән PEGIDA һәм аларга каршы булучылар урам җыены уздырды.

Дрездендагы PEGIDA (Patriotische Europäer gegen die Islamisierung des Abendlandes, ягъни "Көнбатышны исламлаштыруга каршы патриотик европалылар") дип аталган хәрәкәт үзенең бер еллыгын зур урам җыены белән билгеләде. PEGIDA урамга 20 меңләп тарафдарын чыгарды. Аларга каршы чыккан 13 меңләп кеше арасында социал-демократлар вәкиле, Саксония хөкүмәтенең интеграция эшләре министры Петра Кеппинг да бар иде.

"Тагын бер мәртәбә әйтәсем килде - без мигрантларга, чит ил кешеләренә нәфрәткә каршы. Мин төрле кешеләрнең бергә яхшы мөнәсәбәттә гомер итүләрен телим. Җәмгыятебезнең бу бүленешен туктатып, бу мәсьәләдә йөрәгебезне тыңларга чакырам", диде министр.

PEGIDA җитәкчесе Лутц Бахман, "Без килдек, җиңәргә дип килдек" дип чыгыш ясады. Ул PEGIDA тарафдарларын "экстремистлар" дип атаган Германия эчке эшләр министры Томас де Мезьерны мәхкәмәгә бирәчәген әйтте. Германиянең күп санда мигрантларны кабул итүе сәбәпле җәмгыятьтә социаль проблемаларның артуына борчылу бар. Сүрия һәм Якын Көнчыгышның башка дәүләтләреннән качкан 700 меңнән артык мигрантның күбесен Германия үзенә ала.

PEGIDA хәрәкәте үз җыеннарында наци шигарләрен тыя, үзләрен үтә уң көчләр белән бутамаска чакыра. Шулай да Германиянең барлык иҗтимагый һәм сәяси даирәләрендә аңа каршы хәрәкәт тә бар. Германия канцлеры Ангела Меркель халыкны ул җыеннарда катнашмаска чакырды. Дрезденда булган урам җыенында берничә журналист һәм полиция хезмәткәрләре яраланды.

XS
SM
MD
LG