Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:33

Гаяз Исхакыйның туган авылындагы музее 16 ел төзекләндерү көтә


Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылыңдагы Гаяз Исхакый музеена ачылганнан бирле төзекләндерү булмаган. Халык та, туристлар да аңа әле аз килә, дәүләт тә йөз белән борылмаган. Быел ул Чистай музей-тыюлыгына кертелгәч, җылыту системасын яңартабыз дип ышандырганнар.

Гаяз Исхакый Төркиядә яшәп, вафатыннан соң анда җирләнү сәбәпле, авылдашлары аның кем булганлыгын 1990нчы еллар башында гына белә башлаган. Кызы Сәгадәт ханым берникадәр мәгълүмат биргәч, журналистлар, язучылар белән берлектә эзләнү эшләре башланган. Төркиягә барып, аның турында бөтен булган материалларны төрле вакыфлардан тапкач кына, 1993 елда Яуширмәдәге мәдәният йортының бер почмагында Гаяз Исхакый музее эшли башлый.

Кечкенә генә бер бүлмәдә аның китаплары, фәнни хезмәтләре, фотосурәтләре, газетта басылган язмалары туплана. Вакыт үткән саен, яңа экспонатлар кайта, өстәмә мәгълүматлар табыла һәм 1999 елда Исхакый музее икенче бер борынгы бинада җиңелчә төзекләндерелеп ишекләрен ача.

​Язучының Яуширмәдәге төп нигезе сакланмаган, аларның йортлары хәзерге балалар бакчасы урынында урнашкан булган. Хәзергә исә Исхакыйның хәтере 16 ел төзекләндерү күрмәгән өч катлы иске бинада саклана.

“Бу бай йорты була, аннан авыл шурасына күчә, берникадәр вакыт "Сбербанк" бүлекчәсе бинасы итеп тә кулланалар. Аскы каты һәрвакыт эшкуар Сәйфетдин карт кибете булып исәпләнгән. Музей ачылыр алдыннан, монда күзгә ташланган кимчелекләрне капларлык җиңелчә ремонт ясалган. Шул вакыттан бирле төзекләндерү, яңарту булмады”, ди музейның фәнни хезмәткәре Гөлүсә Яруллина.

Язучыга карата туган авылында һәм районда төрле караш яши, урыслашкан татарлар, Чистайдагы руслар аны кабул итеп бетерми.

“Безнең аңлавыбызча, Гаяз Исхакый татар милләтен күтәрүче бер шәхес булган. Аны милләтче дип тә йөрткәннәр, халык дошманы дип тә атаганнар. Әсәрләрен алсак та, Исхакый һәрвакыт татар кешесенең, татар авыл хатын-кызының язмышын яклап язган. Ни кызык, фантастик әсәрләренең берсендә – “Ике йөз елдан соң иңкыйраз”да ул татар милләтенең түбәнгә тәгәрәвен сурәтләп күрсәтә, ни күрәбез – татар милләте, чыннан да, башкалар белән чагыштырганда, түбәнгә тәгәри. Без алга киткән милләтләр рәтендә дип башкаларга әле аңлата алмыйбыз”, ди Гөлүсә ханым.

Соңгы елларда Татарстан, район күләмендә әдәби, фәнни чаралар да бик аз үткән. Музей хезмәткәрләре үзләре нидер эшләсәләр дә, Чистайдан теләктәшлек сизелми. Җирле журналист Рөстәм Хөснуллин Исхакый дип кычкырып йөрүчеләр, аның исемен үз файдаларына гына кулланалар дип саный. Бигрәк тә Татарстан башкаласы билгеле язучының туган авылындагы музеена игътибарсызлык күрсәтә.

“Дөресен генә әйткәндә, заманында Гаяз Исхакыйга карата авылдашлары ике төрле фикердә булган: кемдер аны мулла баласы дип, авырлыклардан качкан кеше буларак санаган, ә кемдер, чыннан да милләтче, данлыклы язучы, Идел-Урал дәүләтенең төп идеологы дип йөрткән. Шунысы да кызык, бүген күп кенә галимнәр, язучылар Исхакый исемен кулланып, фәнни эшләрен, докторлык хезмәтләрен яклады, ә чынлыкта, шуларның берсе булса да музей ишеген ачып кергәне бармы икән? Исхакый музее язмышы өчен күп көч түктеләрме икән, китапларында гына Гаяз абзыйга чаң сугалармы икән? Музейга баргач әлеге сораулар үзеннән-үзе туа!”, дип борчуын белдерде журналист, автор-башкаручы Рөстәм Хөснуллин.

Музейга игътибар җитмәү Исхакыйның шәхси әйберләренең күп булмавында да сизелә, монда турыдан-туры аңа бәйле нибары 20ләп экспонат саклана. Күбесенчә фотосурәтләр, кулъязмалар, язучы, җәмәгать эшлеклесе белән бәйле басмалар, әсәрләре басылган китаплар.

Гөлүсә ханым сүзләренчә, Гаяз Исхакый музее быелдан Чистай музей-тыюлыгына кертелгән. Аңа кадәр мәдәният министрлыгына карый.

“Безнең эшләп килгәнгә уналты ел була һәм шул еллар дәверендә музейга бер дә ремонт ясалмады, төзекләндерү һичшиксез, кирәк. Быел җылылык системын яңартабыз дип сүз бирделәр”, дип өметләнә музей хезмәткәрләре. Әмма көннәр суытса да, эшкә тотынучы күренми иде.

Соңгы елларда Исхакый тарихы белән кызыксынучы кунаклар, туристлар бермә-бер кимегән. Мөдир Рәсимә Ибраһимова әлеге хәлне реклам җитмәү белән аңлата. Аларның бигрәк тә татар-төрек чараларын үзләрендә үткәреп, Төркиядән, чит төбәкләрдә яшәүчеләрне авылда күрәселәре килә. Кунак килгәндә өй җыештырылган кебек, Исхакый музее да яңартылыр, яхшырыр иде, ди хезмәткәрләр.

Шул вакыт “Гаяз Исхакый музей-комплексын үстерү фонды” дигән язуга күзебез төште. Ни кызганыч, бу да әлегә музей хезмәткәрләре ясап куйган хәйрия тартмасы гына икән. Татарстан күләмендә дә мәшһүр язучының мирасын саклаучы вакыф булдырылмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG