Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:48

Һава ширкәтләре Казан белән Кытай шәһәрләре арасында очарга теләми


“Казан” һава аланының халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Мяткорбан Маткәримов Русиядәге дә, Кытайдагы да һава ширкәтләренең Казанга очарга әзер түгеллеген әйтте. Татарстан президенты дәрәҗәсендә ике арада туризм бәйләнешләре турында бик күп сөйләнсә дә, икътисади кризис чорында һава ширкәтләренә бу кызык түгел.

Казанда үтәчәк туристлык форумы алдыннан “Казан” халыкара һава аланының маркетинг һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Мяткорбан Маткәримов бик үк күңелле булмаган яңалыклар җиткерде.

“Бездә эшләүче һава ширкәтләрен Кытай белән хезмәттәшлек кызыксындырмый. “Əйдәгез, иртәгә Кытайга очыйк, уртак эшне башлыйк диючеләр әлегә юк. Кытай һава ширкәтләре белән инде ел буе сөйләшүләр бара. Очрашулар да булды, төрле хәбәрләшүләр дә. Очуның бәясен исәпләп, барча икътисади халәтне дә күзәтүгә карамастан, конкрет нәтиҗә әле юк. Кытай ширкәтләреннән дә төпле тәкъдим булмады. Əгәр бу эш барып чыкса, Казанга Кытай туристлары килер дигән өмет бар. Әмма бу әле якын киләчәктә күренми”, диде Мяткорбан Маткәримов 20 октярбрьдә “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, БДБ илләренә 2015 елның тугыз аенда юлчылар агымы 26 процентка кимесә, халыкара рейслардан Истанбул, Анталия, Шарм-әш-Шәйх юнәлешләре популяр булып кала бирә.

2015 елның башыннан “Казан” һава аланы аша 1 миллион 307 мең кеше үткән. Бу күрсәткеч узган елгыдан 9,3 процентка азрак, ди Маткәримов.

Ул да, NordStar һава ширкәте башлыгы Леонид Мохов та икътисади, сәяси кризисның һава юллары эшчәнленә тискәре йогынты ясавын яшерми.

“Украина территориясе аша Русия һава транспортына узарга ярамаячагы турында 26 сентябрьдә кисәттеләр. Балкан ярымутравына, Европага юлчылар ташый торган һава ширкәтләренә бер якка юнәлеш 30 минутка артачак. Бу, әлбәттә, кыенлык тудыра. Илләр арасында һава юллары өзелү ике якка да бик начар тәэсир итәчәк. Монда беркем дә җиңми. Кызганыч, сәясәт икътисадка нык тәэсир итә”, ди Леонид Мохов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG