Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт департаменты: АКШ Сүриядә Русия белән хезмәттәшлек итми


Русиянең Sukhoi Su-30 һөҗүм очкычы Сүриядә
Русиянең Sukhoi Su-30 һөҗүм очкычы Сүриядә

АКШ һәм Русия арасында очышлар иминлеге турында меморандум коалиция һәм Русия арасында Сүриядә хезмәттәшлек турында түгел, дип белдерә Дәүләт департаменты.

АКШ Дәүләт департаменты сүзчесе Джон Кирби брифинг вакытында, АКШ һәм Русия арасында очышлар иминлеге турында меморандум коалиция һәм Русия арасында Сүриядә хезмәттәшлек турында түгел, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, "хезмәттәшлек, гамәлләрне килештерү, хәдәфне бергә барлау" бу меморандумда каралмый.

Сишәмбе имзаланган меморандум турында ул әлеге документның "Ислам дәүләте" төркемнәренә каршы көрәштә коалиция очкычларының иминлеген тәэмин итү турында булуын белдерде.

АКШ бу документны Сүрия низагын сәяси яктан чишүдә бер адым алга китеш дип бәяләми. Вашингтон, Русиянең Сүриядәге операциясе Бәшәр Асад режимын көчәйтү өчен генә оештырылган, дигән фикердә кала. Һәм бу низагны тирәнәйтәчәк, төбәктә экстремизмның көчәюенә генә китерәчәк, ди Джон Керби.

XS
SM
MD
LG