Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Мәскәүдә 4 ноябрьдә "Урыс маршы" үткәрергә телиләр


Дмитрий Демушкин

Дмитрий Демушкин

Мәскәүдә "Урыс маршы" дип аталаган йөреш һәм митинг 2005 елдан бирле оештырыла.

Русиянең урыс милләтчел оешмалары вәкилләре 4 ноябрьдә "Урыс маршы"н Мәскәүдә үткәрү теләге белән шәһәр мэриясенә мөрәҗәгать итте.

"Русские" хәрәкәте лидеры Дмитрий Демушкин "Интерфакс"ка, мөрәҗәгатьтә бу чарада 15 мең кеше катнашачак дип күрсәтелгән, диде.

Аның сүзләренчә, бу маршны оештыручылар элекке еллардагы кебек Люблино ягына юл тотачак, әмма чараны шәһәр үзәгендә үткәрү теләге белән дә мэриягә мөрәҗәгатьләр булган.

Демушкин шигарләр арасында Азия һәм Кавказ артына (Закавказье – Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия) виза кертү, Русия милләтчеләрен эзәрлекләүгә протест белдергәннәр дә булачагын әйтә.

Мәскәүдә "Урыс маршы" дип аталаган йөреш һәм митинг 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. Шул вакытта хакимиятләр татар халкына үз үткәнен искә алырга, Казан яуланганда шәһит киткәннәргә дога кылырга кыенлыклар тудыруны көчәйтә.

Быел 11 ноябрьдә Хәтер көненә юл алган Кама төбәге активистларын полиция тоткарлап Казанга җибәрмәде. Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен үткәрү урынын да зур кыенлыклар белән генә ала алды.

XS
SM
MD
LG