Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:46

Башкортстанда үтәчәк халыкара халык иҗаты бәйрәменә 2,5 мең кеше килер дип көтелә.

Дөнья күләмендә оештырыла торган Фольклориада 2020 елда Башкортстанда узачак. Моңа кадәр әлеге халыкара чараның Русиядә бер тапкыр да үткәне юк иде.

Фольклориада – Халыкара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары шурасының (CIOFF) рәсми чараларының берсе.

Олимпиада принциплары нигезендә, ул дүрт елга бер тапкыр үткәрелә. Халык иҗаты үрнәкләрен башкаручылар: җырчылар, биючеләр, көйчеләр җыелган беренче Фольклориада 1996 елда Һолландиядә үткән иде. 2012 елда Көньяк Кореяда булды, фольклорчылар 2016 елда Мексикага җыелачак.

Башкортстан ягы ЮНЕСКО канаты астындагы халыкара оешмага (CIOFF) әлеге фольклор бәйрәмен үзендә үткәрү тәкъдиме белән чыга һәм октябрь аенда Перуда үткән халыкара конгресс вакытында бу тәкъдим хуплана. Башкортстанга 2,5 мең фольклорчы килер дип көтелә.

Республика җитәкчелеге бу дөньякүләм чара алга таба туристлар җәлеп итәргә һәм халык кәсепләрен үстерүгә уңай йогынты ясаячак дип белдерә.

Халык иҗаты белгечләре арасында Башкортстанның бу дөнья күләмендәге чараны уңышлы үткәрәчәгенә ышаныч белдерүчеләр бар. "Башкортстан ШОС һәм БРИКС саммитларыннан соң әлеге чараны ил җитәкчеләре дәрәҗәсендә үткәрүдә югары бәя алды һәм Фольклориаданың уңышлы булачагына шикләр юк", ди Русиянең халык иҗаты йорты җитәкчесе Тамара Пуртова.

Башкортстанның үзенең “Бердәмлек – Содружество” дип аталган фольклор фестивале бар. Республиканың татар фольклор төркемнәре Русия күләмендәге "Түгәрәк уен" фестивалендә дә катнашып килә.

XS
SM
MD
LG