Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:49

Казанда шовинистлар “Урыс маршы”на әзерләнә


Казанда урыс милләтчеләре җыены, 4 ноябрь, 2012

Казанда урыс милләтчеләре җыены, 4 ноябрь, 2012

Татарстанда урыс милли хәрәкәте 4 ноябрьдә “Урыс маршы”н оештыруда хакимият белән берләшергә теләми, әмма урам җыеннарында татарларны кулланырга ниятли. Алар урыс идеяләренә, Русиягә хәерхаклы татарлар күп дип шөкер итә.

Урыс милли хәрәкәте 4 ноябрьдә узачак “Урыс маршы”на әзерлек эшләрен башлады. Кем белән берләшергә, ни рәвешле уздырырга, нинди шигарләр кулланырга, җыен кайда узачак – бу сораулар турында 17 октябрьдә Казанның “Волга” кунакханәсендә фикер алышынды.

Фикер алышуны Татарстандагы урыс милләтчеләрен әйдәп баручы Михаил Щеглов оештырды. Очрашуда нибары 14 кеше катнашты, араларында Рәис Сөләймәнов, “Мин Новороссияне таныдым” дигән шигарле футболка кигән, георгий тасмаларын, Русия әләмнәрен таккан яшьләр, өлкән буын кешеләре бар иде. Күзәтүче буларак Татарстан президенты аппарытыннан да вәкил катнашты. Сәгать ярым барган җыелышта темага кагылышлысы да, “Кем ул урыс кешесе, без урыслармы?” ише фәлсәфәгә бирелү дә булды.

Сөйләшү вакытында 4 ноябрьдә уза торган урам җыеннарын нациклар йөреше, такырбашлар җыены белән тәңгәләштерү – ялгышлык, без бу хатаны үзгәртергә тиеш, дигән фикерне сеңдерергә тырышу сизелде. Бу фикерне Михаил Щеглов аңлатты.

Михаил Щеглов 2013 елда Казанда урыс милләтчеләре митингында чыгыш ясый

Михаил Щеглов 2013 елда Казанда урыс милләтчеләре митингында чыгыш ясый

​“Матбугат һәрвакыт бу көнне узган чараны фашистлар, шовинистлар җыены итеп язды, тәкъдим итте, бездән бүкиләр ясадылар. Шөкер, 2010 елдан ул уңай төсмер алды. Безнең урыслар булып калырга, урыс мәдәнияты кыйммәтләрен сакларга тырышуыбызны, аны пропагандаларга теләгебезне күрделәр.

Без бу көнне нишләргә тиеш? Шәһәрдә узучы чаралар белән берләшү турында сүз бармый. Мин аңа каршы. Без түрәләр белән бергә була алмыйбыз. Берләшергә шартлар булса, фикерләшербез. Шулай ук “Бердәм Русия” белән берләшү кирәклеге туса да, уйлашырбыз. Узган елны Путин өчен дигән шигарләргә дә күз йомдык, кабул иттек. Мәскәүдә моны күргәч, безне тар-мар итәргә җыендылар. Әмма төп шигарнең ул булмаганын аңладылар.

Без “Урыс маршы”н уздырганда татар темасын кулланырга тиешбез. “Татарлар, алга!” дигән шигарләр ник кирәк иде дип бәхәс туды. Казан өчен бу егып сала торган тема. Әйе, татарлар арасында безгә карата кесә эчендә йодрык янап торганнары бар, пычак чәнчергә торучылары да юк түгел. Әмма аларның күпчелеге – Русиянең адекват ватандашлары. Бөек ватан сугышында да катнаштылар, дошманнарга каршы бергә көрәштек, димәк, Казандагы “Урыс маршы”нда алар катнашырга тиеш... Татарлар белән аралаштым, алар килергә риза. Безнең чара татар җыенына әверелергә тиеш түгел, әмма берничә шигар булса, берничә чыгыш булса, Татарстан әләме күтәрелсә, шул җитә. Без сәяси корылышка каршы түгел, Татарстан губерниягә әйләнә икән, губерния әләмен тотып чыгарбыз. Урыс теле темасын да төп тема итеп калдырырга кирәк, ул әле һаман да актуаль”, дип сөйләде Щеглов.

Татарларны куллану темасын Рәис Сөләйманов та хуплады, ул татарлар арасында “Азатлык” белән ТИҮ җыеннарыннан туйган, аларның фикерләре белән килешмәгән татарлар күп, аларны үзебезгә тартырга кирәк, дип сөйләде.

Рәис Сөләйманов

Рәис Сөләйманов

“Азатлык” белән Татар иҗтимагый үзәге уздырган җыеннарга йөрисе килмәгән татарлар бар, алар безгә карата лояль. Русияне хуплаучы татарлар мәктәпләрдә урыс телен тулысынча укытмау проблемын күтәреп чыккан ата-аналар, урыс җәмгыятьләре, яшьләр – безнең төп көч. Узган ел без аларны берләштерә алдык. Бу җыеныбызда да “Татарлар – Урыс дөньясының өлеше” дигән төп шигар булырга тиеш. Азнакайның шәһәр депутаты Салахав бар. Иманым камил, ул аны тотып чыгачак. Мондый шигарләр булса, “Урыс маршы”нда татарлар да катнаша, кайда монда фашистлар дип барысы да аптырашта калачак. Матбугат та моңа бик тиз кабачак.

Татар мәктәпләре саклансын, әмма без урыс телен тулысынча укырга телибез, дигәнне җиткерергә тиешбез. Милли мәктәпләрне Михаил Щеглов япмый, татар хөкүмәте аларга йозак элә. Шулай ук “Урыс маршы”нда без Болгарда ислам академиясенең, Казанда духовный академия ачылуын хуплыйбыз дигән шигарләр тотып чыгарга тиеш. Без Путинга каршы була алмыйбыз, чөнки Русиягә карап эш итәбез. Әйе, урыс миләтчеләре арасында Путинга каршы булучылар бар. Тик без аны якларга мәҗбүр, алайса безне биредә юк итәчәкләр”, дип чыгыш ясады Рәис Сөләйманов.

Шигарләргә килгәндә, “Казан – урыс шәһәре дә!” дигән сүзләрне дә җиткерергә кирәк, дигән фикерләр яңгырады. Берничә ел элек Коръәнгә дуңгыз мае ягып һәм эт тизәге куеп төшерелгән фотоларны ВКонтакте челтәрендә таратып динара низаг чыгару гаепләве белән мәхкәмәгә тартылган, әмма акланган Михаил Шаров исә “Татарстан хөкүмәтендә урыслар кайда?” дигән шигар кирәк, диде. Ул Татарстандагы заводлар, нефть ширкәтләре башлыклары ник урыс түгел дип зарланды, бу турыда да “Урыс маршы”нда фикерләр яңгырарга тиеш дип сөйләде Шаров.

Сүз уңаеннан, Татарстанда эре ширкәтләрне санаганда да, алар дистәдән артык, әмма күбесендә җитәкчеләр – урыс милләттенән. Хөкүмәттәге министрлар да татар исемле генә түгелме? Шулай ук Татарстанның дәүләт телләрен гамәлгә ашыру иҗтимагый комиссиясе турында сүз булды. Анда да бер генә урыс кешесе юк дип зарландылар. “Аның әгъзасы булып 31 кеше санала, барысы да татар” дигән сүзләр чынында дөреслеккә туры килми. Комиссиядә уналты кеше исәпләнә, шуларның бишесе – урыс милләте вәкилләре.

Җыелышта шулай ук Җинаять кодексының 282нче матдәсен юкка чыгарырга кирәклеге, аңа каршы булган шигарләр тотып чыгу мөһимлеге турында да сүз булды. Күп урыс милләтчеләре нахакка утыра дигән фикергә өч ел төрмәгә хөкем ителгән Рафис Кашаповны нишләтергә, аны да азат итәргә туры киләчәк бит дигән сүзләр ишетелде.

Павел Буткин 2015 елның мартында Казанда коммунистлар митингында чыгыш ясый

Павел Буткин 2015 елның мартында Казанда коммунистлар митингында чыгыш ясый

Шәһәр чаралары белән берләшергәме, юкмы, ни өчен дигән бәхәс туды. “Халык бердәмлеге көне икән, без аерылырга тиеш түгел”, дип сөйләде Милли азатлык хәрәкәте (НОД) вәкиле Павел Буткин.

Рәис Сөләйманов моңа каршы чыгып: “Самими булмагыз, безнең шигарләрне ишетүче булмаячак. Кырымның Русиягә кушылуын 18 мартта бәйрәм иттеләр, ә безне якын да китермәделәр”, диде.

Урыс милләтчеләре урам җыенын һәм йөрешне “Крылья Советов” мәйданында аерым уздырырга сүз куешты. Бу урынга инде күбесе өйрәнде, диде алар. “Урыс маршы”на Украинадагы “бендеровчы”ларны хуплаучылар килергә мөмкин, алар – провокаторлар, шулай ук татарлар арасында котыртучылар күп килә, сак булырга кирәк дигән сөйләшү дә булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG