Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:15

Еврокомиссия качакларга багышланган ашыгыч киңәшмә үткәрә


Сербия һәм Хорватия чигендә качаклар

Сербия һәм Хорватия чигендә качаклар

Еврокомиссия кайбер илләрнең җитәкчеләре белән ризыксыз, медицина ярдәмсез һәм түбәсез калган дистә меңнәрчә качаклар хәленә багышланган киңәшмә.

Еврокомиссия башлыгы Жан-Клод Юнкер 25 октябрьдә берничә илнең башлыгы белән Балканның көнбатышындагы мигрантлар кризисына багышланган ашыгыч киңәшмә үткәрә.

Австрия, Болгарстан, Германия, Греция, Маҗарстан, Словения, Романия һәм Хорватия лидерлары, Македония һәм Сербия җитәкчеләре белән берлектә ризыксыз, медицина ярдәмсез һәм түбәсез калган дистә меңнәрчә качаклар хәлен тикшерәчәк.

Бу хәл Маҗарстан Сербия һәм Хорватия белән чикне япкач, Словения һәм Хорватия үз җирләренә мигрантларны кертүне чикләгәч килеп туды.

Reuters агентлыгы 3,5 мең кеше узган төнне Сербия һәм Хорватия чигендәге Беркасово-Бапска тикшереп үткәрү капкасы янында чатырлар астында үткәрде дип белдерде. Качаклар салкын булганга һәм ачлыкка зарлана. Алар янына үз теләге ярдәм итүчеләр генә килә.

XS
SM
MD
LG