Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Russian Event Awards бәйгесендә татар милли мәдәнияте тәкъдим ителмәде


Бәйгедә Татарстаннан Зөядән Масленица йоласы, танго бәйрәме һәм Болгар тарихи фестивале генә катнаша, башка проектлар финалга уза алмаган.

Татарстан хакимиятләре туристлар санын үстерү бурычын куйган бер мәлдә, Казанда туризм өлкәсенә караган ике зур вакыйга үтә.

21 октябрь көнне чит илләрдән һәм Русиянең үз туристларын җәлеп итүче вакыйга-фестивальләрне тәкъдим иткән Russian Events Awards бәйгесенең финал өлеше үтте. Анда катнашу өчен туристларны җәлеп итүче бөтен Русиядән туристик ширкәт, этнографик үзәк вәкилләре җыелды.

Бәйгедә Татарстаннан дүрт намзәт катнаша, алар арасында Зөя утравында үтә торган Масленица гастрономия бәйрәме, XIII-XIV гасырдагы орышларны чагылдыручы "Бөек Болгар" бөтенрусия тарихи фестивале, танго биюенә багышланган Fuego de la noche ярышы, "Корстон" кунакханәсе генә керә алган.

Татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәтерлек вакыйгалар бу бәйгедә булмады. Татарстаннан бирелгән бик күп проектлар әлеге бәйгенең төбәк ярышларында катнашса да, финал өлешенә чыга алмаган.

Аның каравы бөтен Русия күләмендәге туристик вакыйгалар бәйгесендә башка милләтләр үз гөреф-гадәтләрен күрсәтә алды.

Тозлы күлдә тирмә чакырып тора

Милләте белән казакъ Смагул Мунтаев Эльтон - Алтын күл проектын танытырга килгән. Ул үзе яшәгән Волгоград өлкәсендәге Эльтон авылында тозлы күлгә ял итәргә килгән кешеләргә казакъ милли гореф-гадәтләрен күрсәтә.

"Шифаханә янына дөягә таккан арба белән киләм, бар теләгән кешеләрне Казакъстанда сатып алган ике киез тирмә янына алып барам. Берсендә - тарихка, мәдәнияткә багышланган музей эшли, икенчесендә - милли дастарханда бишбармак, баурсак, чәк-чәк белән сыйлыбыз" дип сөйләде ул Азатлык хәбәрчесенә. Җәй айларында 2-3 мең кеше үтә, дип уртаклашты ул.

Бурятча Сабантуй

Бурят республикасы хәкимятләре татар-башкортларның Сабантуен хәтерләтә торган "Зунай наадан-2015" бәйрәмен тәкъдим итте. Ул меңнәрчә кеше сыйдырышлы стадионнарда үтә, анда Чыңгызхан заманыннан калган кагыйдәләр белән милли көрәш, чибәрләр бәйгесе уза, милли көйләр яңгырый.

Русиягә туристларны җәлеп итә торган иң кызыклы, кабатланмас вакыйгалар, урыннар, фестиваль бәйгесендә җиңүчеләрне 22 октябрьдәге чарада игълан итәчәкләр.

22 октябрь иртәсендә туризм өлкәсе хезмәткәрләрен туплаган "Киләчәк ориентирлары" дип исемләнгән купшы җыен үтәчәк. Аны Давос коммуникация форумын оештыручыларның берсе, чит ил һава ширкәте вәкиле һәм Татарстан президенты ачып җибәрәчәк.

Рус милли ашларын тәкъдим итүчеләр һәр теләгән кешене тозлы кәбестә, каклаган итләр, казылыклар һәм көмешкә белән сыйлап торды.

XS
SM
MD
LG