Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Туфан Миңнуллинның хәтер кичәсе үтте


Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакленнән өзек күрсәтә
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакленнән өзек күрсәтә

Уфада күренекле драматург Туфан Миңнуллин тууның 80 еллыгы билгеләнде. Анда Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, аның турында хатирәләр сөйләнде.

Чара 20 октябрь Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында узды. Анда Башкортстан һәм Татарстан театрлары катнашты. Атап әйткәндә, бина хуҗаларыннан тыш, Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия драма һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры, Уфа “Нур” татар драма, Мостай Кәрим исемендәге Уфа яшьләр, Стәрлетамак һәм Салават башкорт драма театрлары катнашты.

Салават театры “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек күрсәтә
Салават театры “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек күрсәтә

Анда Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов үзенең 1972 елда театрда эшли башлавын, 1976 елда Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”ында уйнавын искә төшерде. Тамашада ул 27 яшьлек егетне, Нурия Ирсаева 25 яшьлек кызны уйнаган булган. Юбилей кичәсендә алар икәүләп әлеге спектакльдән өзек күрсәттеләр.

Чарада Туфан Миңнуллинның хатыны Нәҗибә Ихсанова һәм кызы Әлфия Юнысова да катнашты һәм чыгыш ясады. Алар юбилей чараларының күп кенә төбәкләрдә узуы, Мәскәүдән соң Уфага килеп җитүен әйтеп, чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга зур рәхмәт белдерделәр, Туфан Миңнуллинның Башкортстанны, Уфаны яратуын телгә алып, кайбер истәлекләр белән бүлештеләр.

Нәҗибә Ихсанова һәм Әлфия Юнысова
Нәҗибә Ихсанова һәм Әлфия Юнысова

Чарада күренекле артист Гөлли Мөбәрәкова да чыгыш ясап, ире Рафаэль Сафин исән чакта бик еш аралашуларын, Туфан Миңнуллиның айлар буе Уфада яшәп китүен сөйләде.

Тамашаны Камал һәм Гафури театрлары артистлары татар һәм башкорт телләрендә алып барды. Юбилей чарасы түләүле узды. Тамашада бер генә язучы, драматург та чыгыш ясамады.

XS
SM
MD
LG