Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 елның языннан Казанга Чехиянең ČSA ширкәте дә оча башлый


CSAның Airbus 319 очкычы
CSAның Airbus 319 очкычы

22 октябрьдә Прагада узган матбугат очрашуында Чех һава юллары ширкәте (ČSA) 2016 елның апреленнән Казанга да туры очышлар башлавын белдерде.

Чех һава юллары (ČSA) 2016 елның 25 апреленнән Татарстан башкаласына туры очышлар башлый. Бу хакта бүген Прагада матбугат очрашуында хәбәр ителде. Очышлар атнасына өч тапкыр - дүшәмбе, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәре булачак. Юлчылар Airbus 319 очкычында сәяхәт итәчәк. Русиядәге шәһәрләргә ČSA гадәттә төнге вакытта оча, Казанга да шундый очыш каралган.

Әлеге җәдвәл 26 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак, шуннан соң ČSA җәйге очышлар нәтиҗәләренә карап, аларны кышын да дәвам итү-итмәүне хәл итәчәк. Ширкәт үзе киләчәктә Казанга ел әйләнәсе очуны планлаштыра.

Татарстан башкаласына очу рөхсәтен ČSA узган ел ук алган иде. Казан да үз ягыннан Прага белән туры бәйләнеш булуын бик теләде. Июнь аенда Прага сәфәре вакытында Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Иржи Колиба белән очрашуда Казан-Прага арасында туры очышлар кирәклеген әйтеп үтте, аңа кадәр президент Миңнеханов та Чехия җитәкчеләре белән сөйләшүләрендә туры һава бәйләнеше мәсьәләсен күтәреп килде, әмма кризис сәбәпле бу очышлар башланмады.

Казаннан тыш очышлар Уфага да дәвам итәчәк. Алар чәршәмбе һәм якшәмбе көнне булачак.

Прага сарае һәм Карл күпере
Прага сарае һәм Карл күпере

Казан Прага белән иң беренчеләрдән булып элемтәләр урнаштырган иде. 1990 еллар азагында ук Чехия башкаласына "Татарстан" ширкәте оча башлады. 2000 еллар башында ул Чехиянең ČSA ширкәте белән уртак код булдыру килешүен төзеде, бу юлда очкычлар Татарстанныкы булса да, алар өлешчә ČSA аша да сатылды. Әмма 2013 елның ноябрендәге һава һәлакате нәтиҗәсендә "Татарстан" ширкәте бөлгенлеккә төште, аның очулар өчен рөхсәте гамәлдән чыгарылды. Нәтиҗәдә Прагага да туры очышлар туктатылды.

Прага-Казан очышларын икътисади яктан керемле итү, очкычны юлчылар белән тутыру максатында ČSA Татарстан башкаласында җирле сәяхәт бюролары һәм медиа вәкилләре белән очрашып, промо чаралары үткәрергә җыена. Очышларны дәвам итү-итмәү мәсьәләсе аларның фәкать икътисади файдасына карап кына хәл ителәчәк, без базар шартларында эшлибез, дип белдерде Азатлыкка ČSA-ның сәүдә һәм маркетинг өчен җаваплы җитәкчесе Ян Тот (Jan Toth).

Шушы ук матбугат очрашуында ČSA-ның инде кышкы сезонда ук эконом сыйныфында бушка ашатуны туктатуы хәбәр ителде. Бу бары тик Алматы һәм Сеул очышларында гына калачак, алар вакыт ягыннан шактый дәвамлы очыш булып тора. Экономда очкан юлчы ашауны йә үзенекен алып килә, йә алдан сатып ала алачак.

Бүгенге көндә Казанга билгеле һава ширкәтләреннән Төрек һава юллары (Истанбулдан), Finnair (Һелсинкидән), FlyDubai (Дубайдан), Аэрофлот (Мәскәүдән) оча. Чех һава юллары ярдәмендә Казан юлчылары Прага аша бар Европага оча алачак.

XS
SM
MD
LG