Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шыгырданда 27-28 октябрьдә "Шыгырдан укулары" һәм "Шыгырдан диалогы" уза


IV "Шыгырдан диалогы" авыл икътисады форумы. 12 декабрь, 2014
IV "Шыгырдан диалогы" авыл икътисады форумы. 12 декабрь, 2014

Чуашстанның Шыгырдан авылында "Шыгырдан укулары" һәм "Шыгырдан диалогы" чаралары уза. "Укулар"да авылның киләчәге, социаль тормышы турында сүз барса, "Дилог"та кечкенә хуҗалыклардан тауар җыю мәсьәләсе каралачак.

Чуашстанның Шыгырдан авылында уникенче тапкыр уза торган "Шыгырдан укулары" дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә быел "Авыллар үсеше Русиянең рухи һәм иктисади яңарышы нигезе" дигән темага сөйләшәчәкләр. Оештыручылар сүзләренә караганда, җыенда тарихи темалардан алып, икътисад, социаль тормыш һәм мәхәлләләрдәге Иҗтимагый киңәшмәләр эшчәнлеге тикшереләчәк.

28 октябрьдә исә, "Шыгырдан диалогы" дип аталган бишенче авыл икътисади форумы уза. Быел бу форумда төп мәсәлә булып "Шыгырдан агрокластеры"н оештыру мәсәләсе каралачак.

Оештыру комитеты рәисе, мөфти Албир хәзрәт Крганов белдерүенчә, агрокластер Чуашстанның көньягында урнашкан авыл хуҗылыгы ширкәтләренең бер мәркәзе буларак планлаштырыла. Ягъни, җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарлары бер урында тупланачак. Шулай итеп, зур сәүдә ширкәтләренә кечкенә хуҗалыклардан тауар җыю проблемасы булмаячак.

"Шыгырдан диалогы" икътисадый форумына Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы, Чуашстан җитәкчелеге һәм күп санлы икътисад, авыл хуҗалыгы белгечләре чакырылган.

"Шыгырдан укулары" һәм "Шыгырдан диалогы" форумын Чуашстан Диния нәзарәте, Чуашстан хөкүмәте, татар милли-мәдәни мохтарияте һәм башка оешмалар оештыра.

XS
SM
MD
LG