Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:54

21 октябрьдә Башкортстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары милли мәгарифтәге хәлләр турында фикер алышты.

Анда Чишмә, Кушнаренко, Зианчура, Иглин, Благовещен, Кыйгы, Борай, Күгәрчен һәм башкаланың берничә районы вәкилләре катнашты.

Иң төп проблема дип укучылар кимүе билгеләнде. Чишмә районының иң зур татар авылы Келәштә нибары 85 укучы калган. Мәктәп 11 еллык дип аталса да, анда югары сыйныфларда укучылар булмау сәбәпле, 9 ел гына укытыла.

Кушнаренко районының татарлар күпләп яшәгән шактый зур тарихлы Бакай авылында 66 бала укый. Башка күпчелек авылларда да шундый хәл. Мәсәлән, Кыйгы районының Дустанай мәктәбендә – 56, Иглин районының Турбаслы авылында – 64, Күгәрчен районы үзәге Күгәрчендә 100 бала укый.

Дөрес, кайбер район үзәкләрендәге мәктәпләрдә укучылар саны шактый. Борайның беренче санлы мәктәбендә – 513, Кыйгының икенче санлы мәктәбендә 600 бала белем ала. Ләкин ул балаларның барысы да татар милләтеннән түгел. Алар татар, башкорт һәм урыс сыйныфларына бүленеп белем ала.

Уфа районы мәктәпләре укучыларга кытлык кичерми. Ләкин аларда татар сыйныфларына балалар җыю авырлыгы билгеләнде. Башкаланың Орджоникидзе районының 79нчы санлы мәктәбендә, мәсәлән, 743 бала белем ала. Татарлар 33 процент тәшкил итә. Ләкин аларны аерым сыйныфларга җыю елдан-ел авырлаша бара. Нәтиҗәдә, татар-башкорт милләтеннән булган балалар бер сыйныфка тупланып, туган телләрен укыганда икегә бүленеп укырга мәҗбүр.

Фикер алышуда бар мәктәпләрдә дә хәлләрнең бер чама булуы билгеләнде. Татар теле атнага ике, әдәбият бер тапкыр укытыла. Бу туган телнең тиешле дәрәҗәдә укытылмавына һәм әлеге фәннәрне укытучыларның хезмәт хакларының да бик аз булуына китерә. Югары сыйныфларда бары тик әдәбият кенә укытыла, балалар алардан да баш тарта. Сәбәбе бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү белән аңлатыла.

Сөйләшүдә Казан тарафына да тәнкыйть сүзләре яңгырады. Татар эшкуарлары, яшьләре, дин әһелләре зурлап ел да форумнар уздыруы аталып, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына игътибар булмау билгеләнде.

Дилбәр Сөләйманова

Дилбәр Сөләйманова

Чарада катнашкан язучы һәм журналист Дилбәр Сөләйманова: "Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары корылтае узып тора. Ләкин аларга Башкортстаннан ниндидер кирәкле кешеләр генә бара. Барлык гомерләрен балалар укытуга багышлаганнар читтә кала. Моның сәбәбе үзебезнең мәгариф бүлекләрендәдер дип беләм. Киләчәктә шундый чараларга чын фидакарь укытучыларны күбрәк җибәрәсе иде. Бәлки аның өчен укытучылар форумын җәйге каникул чорларында уздырыргадыр. Чөнки күп кенә төбәкләрдә уктучыларны җибәрмәүләрен беләм. Шул ук Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов та андый форумнарга качып-посып йөрергә мәҗбүр була иде. Каникул чорларында укытучылар ял иткәндә алар теләгән урыннарына бара ала. Шуңа рөхсәтсез генә форумнарга йөри алырлар иде. Татар теле укытучыларын дәртләндерү җитми. Балаларга да җитми. Мәсәлән, ел да уза торган татар олимпиадаларында җиңүчеләрне апрель аенда узучы “Тукай көннәре” бәйгеләрендә, сәнгатьле уку ярышларына Казанга алып барып кайтып, Болгарны күрсәтеп, милли үзаңнарын үстереп, дәртләндереп тору начар булмас иде,” дип чыгыш ясады.

Сөйләшүдә интернетны тиешле дәрәҗәдә файдаланмау, татар матбугатын алдырмау кебек мәсьәләләр дә күтәрелде. Киләчәктә укытучыларга интернетта сәхифә булдырып берләшү, проблемнарны бергәләп чишү кебек мәйдан оештыру кирәклеге ассызыкланды. Казаннан кайтарту өчен кайбер китаплар исемлеге төзелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG