Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коръәнне тыймау Путинның мөселманнар алдында үзен аклавы дип санала


Җомга көнне изге китаплардагы язуларны экстремистик дип табуны тыйган канун өлгесе Русия Думасында каралачак. Әлеге башлангыч белән президент Путин чыкты. Мөселманнар Путин моны Сүриядәге гамәлләрен аклар өчен эшли дип саный.

23 октябрь көнне Русия Дәүләт думасында “Экстремистлыкка каршы тору турында” канунга үзгәрешләр кертү, аерым алганда, традицион диннәрнең изге китапларын (Коръән, Инҗил, Танах, Ганджур) һәм андагы язуларны экстремистик дип табуны тыю канун өлгесе карала. Аны Думага Русия президенты Владимир Путин 15 октябрьдә керткән иде.

Кайбер канун өлгеләре еллар буе “чират көтеп” ятканда, әлеге тәкъдимнең, узган атнада гына кертелүгә карамастан, 23 октябрьдә 12.30 сәгать тирәсендә үк каралачагы да билгеле булды. Бу хакта Думаның беренче вице-спикеры Александр Жуков әйтте.

Соңгы елларда китаплары экстремист исемлегенә керүдән инде гарык булган мөселманнар Путинның бу башлангычына шикләнеп карый. Алар моны, беренче чиратта, Русия президентының Сүриядәге хәрби һөҗүмнәре өчен мөселманнар алдында үз-үзен аклавы дип саный.

Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыю нигезендә мөселман кызларын яклаган адвокат Марат Ашимов та шундый фикердә тора. Ул бу инициативага караш ике төрле булуын әйтә.

“Төп проблемамонда шул: бик күп ислам хезмәтләре тыелды һәм Кулиев тәфсире белән, тагын бер-ике китапны санамаганда, аларның нигезендә Коръән аятьләре ятмый, дип беләм. Бәлкем бер-ике аять тыелган булгандыр, әмма Коръәнне тулысынча тыюга кадәр батырчылык итмәгәннәр иде. Хәзер беркем дә моны эшләргә кыймас иде, шуңа канун өлгесе белән яклауның кирәклеге шул кадәр генә иде.

Тыюлар күбрәк китапның тулы мәгънәсенә кагыла иде һәм анда Коръән аятьләре язулары түгел, ә берәр галим яки китап авторының аңлатмалары һәм фикере китерелә.

Беренче булып “Книга Единобожия” китабын, төгәлрәк әйткәндә, аның киңәйтелгән аңлатмаларын тыйдылар. Бу китап үзе аятьләр һәм хәдисләрдән генә тора.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

Көньяк Сахалиндагы хәлләр ун елдан артык барган проблемны бары өскә калкытып чыгарды. Анда хәтта прокуратура да протест белдерде һәм алар искесен юкка чыгарып яңа карар кабул итәргә чакыра. Ягъни, аятьләр түгел, ә аларга аңлатмалар тыелырга тиешлеге әйтелә. Чынлыкта китап, барырбер, тыелырга мөмкин, әмма тыелуның нигезе инде үзгәртеләчәк. “Махсус белгечләр” исә мондый нигезне, әлбәттә инде, табачак.

Шуңа Максим Шевченко тәкъдиме бик дөрес яңгырый. Ул экстремизм турындагы канунга нигезле үзгәреш кермтмичә, ягъни гомумән китапларны һәм әдәбиятны тыюларны туктатмыйча алга китеш булмаячак. Тагын бер фикер – бу карарларны төбәкнең югары мәхкәмәләре яки Русиянең югары мәхкәмәсе чыгарырга тиеш, ә дини экспертиза ясауны теләсә кемгә түгел, ә галимнәрдән торган төркемгә бирергә тиешләр. Бу канун өлгесе юридик яктан бернинди яңалык бирмәячәк, бары мөселман, христиан яки башка конфессияләргә үзенә күрә бер яклау һәм хакимиятнең “сезне ишеттек” дигәнрәк баш кагуы гына булачак.

Бу канун өлгесе артында ни тора? Хакимияткә мондый хөрмәт күрсәткән өчен рәхмәт белдерүме яки проблемны хәл итүгә беренче адыммы? Әлбәттә, икенчесе булыр дип ышанасы килә. Гәрчә, Кремльның соңгы гамәлләре беренчесенә күбрәк туры килә, чөнки Путинның инициативасы нәкъ Русиянең Сүриядәге низагына кушылу вакытында барлыкка килде. Президент Путин гади мөселманнар Русиянең Сүриядәге гамәлләренә яклау күрсәтмәгәнен яхшы аңлый”, ди Ашимов.

Элмир Кулиевның Коръәннең урыс теленә тәрҗемәсен тыю турындагы карарны мәхкәмәгә шикаять иткәннәрнең берсе адвокат Равил Тугушев Азатлыкка әйтүенчә, әлеге канун өлгесе яхшы һәм кирәкле, әмма, кызганычка, җитәрлек түгел.

“Канун өлгесенә хәдисләр җыентыгын кертмәгәннәр бит”, диде ул.

Башкортстандагы бәйсез журналист Роберт Заһриев әлеге канун кабул ителсә, хөкем ителгән оппозиционер Айрат Дилмөхәммәтовны азат итәргә тиешләр дип саный.

“Дилмөхәммәтовны агымдагы елда мәхкәмә “Ахырзаман” исемле язмасы өчен өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Мәхкәмә алдыннан ниндидер Брянева дигән эксперт ясаган нәтиҗәрләрдә Коръән сүрәләрендә дә экстремистлык тапкан иде. “Экстремистлыкка каршы тору турында”гы канун үзгәртелеп көченә кергәч, Дилмөхәммәтов акланыр дип өмет итәм. Шулай ук андый тозсыз адсурд җинаять эшләре башка ачылмас дип ышанам”, диде Заһриев.

XS
SM
MD
LG