Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:53

"Татар теле үссен өчен бакчадан магистратурага кадәр белем бирү булырга тиеш"


21 октябрь көнне Казанда “Татар телендә фән” темасына түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Аны “Гыйлем” берләшмәсе белән берлектә Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды. Сөйләшүдә дистәләп татар галиме, яшь активистлар, мәктәп укучылары катнашты.

Татар телендә фән үсеше нинди хәлдә? Аның киләчәге нинди? Фәннең татар телендә үсешенә ничек ярдәм итеп була? Бу сорауларга җавап бирү максатыннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Гыйлем” берләшмәсе белән бергә “Татар телендә фән” дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүен оештырды. Чараның башында ук оештыручылар аралашу конструктив һәм нәтиҗәле булсын дигән теләк яңгыратты. Түгәрәк өстәлдә Казанның барлык диярлек югары уку йортыннан галимнәр катнашты.​

Чара башында катнашучыларга “Гыйлем” проекты турында сөйләделәр. Аны проектның җитәкчесе Айдар Шәйхи тәкъдим итте. “Гыйлем” – татар телендә фәнни-популяр язмаларны тәкъдим иткән ресурс. Аны Актаныш сәләтле балалар гимназиясеннән Айдар Шәйхи белән Ленар Хөсәенов башлап җибәрделәр. Махсус сайтта алар татар телендә фәнни-популяр формада математика, психология, биология, тарих, техника, сәнгать, астрономия һәм башка өлкәләргә караган яңалыклар, кызыклы хәбәрләр, инфографикалар, видео һәм аудиоязмалар урнаштырып баралар.

Айдар проектның асылын һәм эш барышын аңлатып киткәннән соң татар галимнәрен хезмәттәшлеккә чакырды. “Безнең укучыларыбызга татар галимнәре бар, алар нәрсә белән шөгыльләнә икәнлеген бик сөйлисе килә, безгә эзләнүләрегез турында языгыз, укучыларыбыз белән булган материаллар белән уртаклашыгыз” диде ул. Соңыннан ул проект максатлары буларак онлайн татар лицее һәм онлайн татар университетын ачуны атады. Онлайн татар университеты фикере катнашучыларда зур кызыксыну уятты, чара барышында аны кат-кат кабатладылар.

Әнис Галимҗанов чыгыш ясый

Әнис Галимҗанов чыгыш ясый

КФУ доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов бу очрашуның 1990 еллардагы мәгариф комитеты утырышын хәтерләтүен әйтте. “Ул утырышларда татар телендә югары белемне ничек башларга дип сөйләшкән кебек, хәзер дә нәрсә эшләргә дип утырабыз”, диде ул. Галим фикеренчә, татар фәнен бюрократия тоткарлый. Дәүләт оешмаларына өмет инде юк, безгә бу эшне бары тик энтузиастлар көче белән башкарырга кирәк, дип әйтте ул.

“Әгәр дә без туган телебез чын мәгънәсендә үссен, яшәсен дип телибез икән, бездә балалар бакчасы да, урта мәктәп тә, бакалавриат та, магистратура да булырга тиеш. Хәзер урта мәктәп бары тик татарда һәм якутларда гына сакланган. Халыкны үтерергә теләсәң, аның фольклорын үстер, диләр. Ягъни халык туган телендә уйламасын, фикерләмәсен. Миңа калса, татар фәнен бетерергә телиләр. Халыкта, түрәләрдә шундый рухи ялкаулык, куркаклык бар. Берсе дә берни эшләргә теләми. Җайлы бит, интернетта русча аласың да, эш бетте”, дип әйтте Әнис Галимҗанов. Галим ассызыклавынча, хәзерге вакытта бөтен булган материалларны онлайн форматка күчерергә кирәк. Яхшырак вакытлар килгәч, аларның кирәге булыр.

Рәшит Шакирҗанов чыгыш ясый

Рәшит Шакирҗанов чыгыш ясый

Архитектура-төзелеш университеты доценты Рәшит Шакирҗанов 1991 елдан бирле төзүчеләр белгечлегенә татар бүлеген туплавы турында сөйләде. Ул татар телендә чыккан китапларын да күрсәтте. Университетта күпсанлы сүзлекләр дә чыгарылган икән. Университетта чыга торган “Фән һәм тел” журналы инде 2013 елдан бирле чыкмый икән. Галим проблемны хәл итү юлы дип интернетны актив куллану, аның аша булган материалларны тарату дип атады.

Профессор Гамир Мөбарәкҗан улы татар терминологиясе мәсьәләсен ачыклады. Фәнни проблемнардан күбрәк ул мәктәптә төгәл фәннәрне татарча укыту турында сөйләде. “ЕГЭны татарча тапшыруны оештырта алмасак, имтиханны русча тапшырырга тиеш булган хәлдә, нинди ата-ана баласын татар мәктәбенә бирсен?”, дигән риторик сорау бирде ул.

Искәндәр Гыйләҗев

Искәндәр Гыйләҗев

Татар энциклопедиясе институты мөдире, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев КФУда татар тарихын русча укытырга мәҗбүр булуларын хәбәр итте. Тырышып төрки халыклар тарихына 30-лап студент алсалар да, балалар татарча аңламый, диде ул. Укыту програмы буенча да укыту русча барырга тиеш. КФУ “без федераль университет” дип татарча укытудан баш тарта, Татарстанның да аңа тәэсир итү мөмкинлеге чикле.

Искәндәр Гыйләҗев шулай ук Татар энциклопедиясенең 3 томының инде “Татар иле” сайтында урнаштырылганын әйтте. Шулай ук Татар энциклопедиясе институтында “Онлайн татар энциклопедиясе”н ачу планлаштырыла икән. Тик бу проектка энтузистлар ярдәме кирәк, диде галим. “Дәүләткә генә өметләнеп булмый. Иң зур өмет – энтузистларда, халыкның идеализмында. Без халыкта идеализмны тәрбияли алсак, әле өмет бар дип саныйм. Мин үзем өчен җавап бирәм, минем балаларым, оныкларым татарча сөйләшәчәк, дип әйтә алган кешеләр күп булса, киләчәктә өмет бар”, дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук актив рәвештә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин, филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева, физика-математика фәннәре докторы Борис Тимеркаев, КХТИ доценты Саҗидә Вьюгина катнашты. Барлыгы дистәгә якын галим фикер алышты.

Чара ахырында оештыручылар катнашучыларга конкрет тәкъдимнәр төзәргә тәкъдим итте. Алар туплангач, түгәрәк өстәл резолюциясе булып чыгачак, алдагы адымнар ясалачак. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар “Гыйлем” проекты белән актив хезмәттәлек алып барырга килеште. Чараның дәвамы булыр дип тә килешенде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG