Акмәчетнең Ялта урамында әле төзелмәгән мәчеткә карата Кырым хөкүмәтендә ризасызлык белдерелде.
"Чираттагы киңәшмәдә Акмәчет-Ялта юлында дини бәйрәмнәр вакытында тыгыннар булдырмас өчен машина кую урыннары турында сүз булды. Мәчет төзелгәч бу юлда тыгыннар барлыкка киләчәк", диелгән белдерүдә.
Корбан бәйрәме көнендә Кырым хакимияте һәм мөфтият вәкилләре Кырымның иң зур мәчете булачак Җәмигъ мәчетенә нигез салды. Аны өч ел эчендә төзергә ниятлиләр. Өч һектар мәйданда мәчет, Мөфтият бинасы, кунак йорты, имам йорты, тәхәрәтханә һәм административ корылма булачак. Мәчет үзенә дүрт меңләп кешене сыйдырачак. 2012 елда Җәмигъ мәчете торачак урын билгеләнгәндә аның төзелешенә акчаны Төркия бирәчәк дип игълан ителгән иде.