Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Сабурская: Алабугада татар активистларын тоткарлауны прокурорга шикаять иттем


Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская Алабугада татар активистларын тоткарлауны тикшерүне үтенеп Татарстан прокурорына шикаять иткән. Бу хакта ул Алабуга хакимияте вәкиле белән дә сөйләшкән.

21 октябрьдә Алабугада Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җыелышы барганда полициянең бу чараны өзеп активистларны көч кулланып тоткарлавы һәм полиция бүлегенә алып китүе хакында Азатлык радиосы 22 октябрьдә Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурскаяга хәбәр итте. Сәрия ханым белән телефоннан сөйләшкәндә ул Чистайга киңәшмәгә бара иде. Азатлык кеше хокуклары вәкиленә бу хакта хат та юллады. ​

Сәрия Сабурская

Сәрия Сабурская

23 октябрьдә Сабурская Алабугада булган хәлне Татарстан прокуроры Илдус Нафиковка шикаять иткән. Бу хакта ул Азатлыкка белдерде. "Рәхимсезлек булмаска тиеш. Мин сез (Азатлык) язган белән килешәм. Әмма, икенче яктан, бу хәлнең ничек килеп чыкканын хәзер прокуратура да тикшерсен. Әгәр кирәк дип тапсалар, прокуратура күзәтүе (надзор) чаралар күрер. Полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләренең канун бозган гамәлләрен прокуратура бага", ди кеше хокуклары вәкиле.

Ул шалтыратып, үзенең шикаять язуы турында прокуратура хезмәткәрләре белән дә сөйләшкән. 15 көн эчендә прокурордан җавап килер дип көтүен дә әйтә.

Сабурская 22 октябрьдә Чистайдагы киңәшмә вакытында Алабуга башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина белән дә очраша. Аңа да полициянең татар активистларын тоткарлап алып китүе турында сөйли. Сәрия ханым сүзләренчә, Сөнгатуллина бу хакта хәбәрдар. Сөнгатуллина тоткарлаулардан соң, бу хәлгә канәгатьсезлек белдереп, активистларның шәһәр хакимияте бинасына килүләре турында үз ягыннан Сабурскаяга сөйләгән.

Кеше хокуклары вәкиле бу хәл турында полиция җитәкчелеге белән дә сөйләшүен әйтә. "Беркайда да тупаслыкка урын булмаска тиеш, алар (активистлар) җинаятьчеләр түгел бит. Нигә аларга карата мондый гамәлләр кылынырга тиеш? Канун нигезендә прокуратура полиция гамәлләрен тикшерә ала, шуңа да мин прокуратурага мөрәҗәгать итте," ди Сабурская.

Утырыш башы

Утырыш башы

Алабуга ТИҮе атналык җыенын даими рәвештә чәршәмбе көнне, 16 сәгатьтә уздыра. 21 октябрь кичендә дөньядагы, Русиядәге, Татарстандагы милли, сәяси, мәгариф юнәлешендә булган вазгыять хакында сөйләшүгә, фикер алышуга килгән милли хәрәкәт вәкилләре җыены хокук саклаучылар тарафыннан тар-мар ителде.

Җыенга шулай ук Чаллы, Түбән Кама вәкилләре, Казаннан БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, активист Ринат Нургали дә килде. Башта сүзне Татарстан Аксакаллар Шурасы рәисе Раиф Галиев алды.

"Татарның барлык катламы бүген дөнья куа. Миллилек турында уйлаучылар бетеп бара. Нәтиҗәдә Мәскәү тарафыннан патша заманнарында, Ильминскийлардан башланган урыслаштыру, христианлаштыру бүген дә тулы куатенә дәвам итә. Үзебездән, туганнарыбыздан башлап бу әйбергә каршы торырга кирәк. Чөнки берәүнең дә өенә кереп, ник урысча сөйләшмисең, димиләр әлегә.

Кызганыч, үземнең туган авылым, хан заманнарыннан билгеле Морт авылында да бүген урыслашу бара. Кай якка башыңны борсаң да, бар җирдә хәзер урысча гына сөйләшүләр ишетәбез. Шуңа, татарча сөйләшүләрне үзебездән башларга кирәк. Әйттем, халыкның һәр катламы дөнья куа, шул исәптән җитәкчеләр дә.

Махатма Ганди түрәләр турында "Колонизаторлар тәрбияләп үстергән элита үз халкына каршы эшли", дигән. Бүгенге чорны алсак, кайсы татар түрәсенең юнле эш эшләгәне бар? Алабуганы урыс шәһәре, диләр. Алабуга ул мең еллык тарихы булган татар шәһәре. Түрәләр аны шушы хәлгә төшерде. Кая кермә, кая барма, татар балалары туган телдә сөйләшми. Моңа дәүләт, Русия империясе гаепле. Үзебездә дә гаеп күп", дип сөйләде Раиф Галиев.

Аның сүзләренчә, Татарстан президенты башы белән эшкә чумганга, сәясәттән ерак тора.

"Миңнеханов сайлауда күп тавыш җыйды. Эшли, балакаем. Көне-төне эшли. Ләкин сәясәттән ерак тора. Президент булган кеше дөнья сәясәтен аңларга тиеш. Үз акылы белән ул үз халкын саклап калырга тиеш. Без ат урынына эшлибез. Сыер урынына сөт бирәбез. Сарык урынына йоныбызны кыркыйлар. Безнең кирәгебез эш аты кадәр генә. 80 процент акчабыз Мәскәүгә китә.

Әле газеттан укыдым, безнең иң күп табыш китерә торган "ТАНЕКО", Түбән Кама нефть-химия ширкәтләре Мәскәүдә теркәлгән икән. Ширкәт кайда теркәлә – салымнар да шунда китә. Түбән Камада суларга һавасы, эчәргә суы юк. Алган табышы Мәскәүгә китә. Без эш аты. Ә без кеше булырга тиеш. Кеше булу өчен бары Аллаһы тәгаләгә генә табынырга тиешбез..."

Бераздан бина эченә полиция, тикшерү идарәсе вәкилләре килеп керде. Беренче таләпләре документлар күрсәтү булды. Бинага килеп керүләрне, документлар таләп итүләрне видеокамерага да төшердек һәм тыныч кына узган җыенга шулай бәреп керүнең сәбәбе белән дә кызыксындык.

Кара полиция киемендәгеләр һәм штатскийлар халыкка "телефон аша шалтыраттылар, без аны игътибарсыз калдырмаска тиеш идек, менә шуңа бирегә килдек", диделәр.

Шуннан соң паспортларны тикшерә башладылар. Кемнең паспорты юк – аны урамда торган полиция машинасына алып чыгып утыртачакларын да белдерделәр. Җыелган өлкәннәрнең күбесендә булган пенсия кенәгәсенә, инвалидлык, машина йөртү таныклыкларына игътибар да итеп тормадылар.

Полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре килеп кергәч, җыенда шундый тәкъдим күтәреләде "Без органнарның шушы башбаштаклыклары сәбәпле юлның теге ягында гына булган хакимият бинасы янына барырга, хокук бозулар турында анда җиткерергә тиеш. Бу тәкъдимне кемнәр хуплый?" Бу тәкъдим бар халык тарафыннан хупланды, тавыш биреп кабул да ителде.

Шунда ук "бинадан урамга чыкканда бер-берегезгә ябышып, ярдәмләшеп чыгыгыз, берәм-берәм алып китмәсеннәр", дигән тәкъдимнәр дә яңгырады. Җыелышка килгән халык шулай итеп хокук бозучы органнарга ризасызлык белдерү максаты белән хакимият бинасы янына бару өчен баздагы бүлмәдән чыга башлады.

Утырышта катнашучылар

Утырышта катнашучылар

Алабугада ТИҮ бүлмәсе хакимият каршындагы иске генә бер йортның идән астында урнашкан. Ә бина каршына ук берничә автозак куелган иде. Култыклашып чыккан егерме бишләп татар милли хәрәкәте вәкилләре үзләренә ябырылган полиция, тикшерү комитеты, ФСБ хезмәткәрләренең тарткалау, йолыккалау һәм бәргәләүләренә карамастан, бер-берләренә ябышып юлларын хакимият бинасына таба дәвам иттеләр.

Полициянең берничә кешесе берьюлы бер кешегә кисәк ташланып, аны кисәк кенә "халык чылбыры"ннан бик каты йолкый башлады.

Беренче булып Алабуга ТИҮе рәисе 83 яшлек Рәфыйк Мәхмүдовны халыктан йолкып алуга ирештеләр һәм аны җиргә сузып салдылар. Аяк-кулларыннан тотып асфальттан машинага таба өстери башладылар. Халык аны бирмәскә омтылды. Шул арада органнар кешеләре язучы, җәмәгать эшлеклесе, 73 яшьлек Айдар Хәлимне дә җиргә сузып салды, аны да өстери башлады.

Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев тә шундый ук көч куллануларга дучар булды. Инде аңа карата булган көч кулланулардан соң аның кан басымы күтәрелде, ул аңын югалту дәрәҗәсенә җитте һәм шул килеш җирдә ятарга мәҗбүр булды. Халык ашыгыч ярдәм чакыруны таләп итте. Колак салучы булмады. Шул ук вакытта машиналарга халыкны тутыру дәвам итте.

Шушында ук бер төркем ир-атлар һәм хатын-кызлар белән бергәләп элекке БТИҮ рәисе Зиннур Әһлиуллин, Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов машинага таба өстерәүләргә каршы "Нинди хакыгыз бар, нинди гаепләү белдерәсез", дип тә кычкырды.

Утырышта катнашучылар

Утырышта катнашучылар

Олы яшьтәге ир-атларны гына түгел, ак яулыклы апа-әбиләрне дә җирдә тәгәрәттеләр. Шушы мизгелләрне фотога һәм видеокамерага төшереп барган Азатлык хәбәрчесенә полиция майоры ташланды һәм камера белән фотоаппаратны тартып алу өчен көч кулланды. Майор камера белән фотоаппаратны үзе генә тартып ала алмаганга, тикшерү комитетыннан берәү ярдәмгә килде, камера белән фотоаппаратны йолкый башладылар. "Пресса, пресса" дип кычкырулар да ярдәм итми, паспорт булуга карамастан, полиция машинасына кертеп яптылар.

Алабуга ТИҮе каршындагы башбаштаклык узып баручы, шушы тирәдә яшәүче халыкның да игътибарын җәлеп итте. Халык эштән, балалар әти-әнисе белән бакчадан, кайбер мәктәп балалары икенче алмаштан кайтышлары иде.

"Козгын"га җиде кеше тутырылгач, ул тиз арада Алабуга полиция идарәсенә юл алды. Шушы машина идәнендә Айдар Хәлим авыр хәлдә, кан басымы күтәрелгән килеш ятты. Раиф Галиевка ашыгыч ярдәм күрсәтелгәннән соң аны өч полиция хезмәткәре озатуында махсус машинада эчке эшләр идарәсенә китерделәр.

Журналистка карата көч кулланганда, кулларны борганда Алабуга полициясе майоры Фәрит Бәширов һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлегеннән өлкән лейтенант Сергей Романов фотоаппаратны асфальтка бәреп ватты. Фотоаппаратны, видеокамераны полициядән кире алгач ТИҮ бинасы каршында активистларга карата көч куллану мизгелләрен төшергән язмаларның сөртелгәнлеге ачыкланды.

Полиция идарәсендә тоткарланганнарга, Алабуга ТИҮенә яңа гаепләү дә белдерелде. Янәсе, алар җыен уздырасы бүлмәне коммунал идарәдән арендага алып торган. Коммунал идарә 20 октябрьдә, янәсе, бу бүлмәнең йозагын алыштырып куйган булган. Ә 21 октябрьдә ТИҮ җыен уздыру өчен йозакны ватып кергән икән. Органнар тиз арада шундый версия дә уйлап тапкан булып чыкты.

Алабугадагы ТИҮ бүлмәсе ишеге

Алабугадагы ТИҮ бүлмәсе ишеге

"Азатлык" хәбәрчесе шушы бүлмә ишегендәге "Алабуга татар иҗтимагый үзәге" дигән алтактаны җыелыш көнне кичке дүртләр тирәсендә фотога төшерде, әмма ишек ватылмаган, беркем дә каерып кермәгән иде. Җыенга килүчеләр тоткарлангач, коммунал идарә органнары белән бергә әлеге ишеккә яңа йозак элеп куйганнар.

Тоткарланучылар белән Алабуга полициясе, тикшерү комитеты вәкилләре баштарак шактый кырыс, тупас кыланды. Ләкин тоткарланучылар арасында элекке Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булуы, аның хокук оешмаларына, кеше хокуклары вәкиленә, Алабуга прокурорына шалтыратулары эзсез калмады. Өч сәгать дигәндә, кулга алынучылар азат ителде. Гафу үтенүче булмады. Беренче төркем азат ителгәннән соң, полициягә тагын берничә кеше китерелде, алар арасында Зиннур Әһлиуллин, Гамил Камалетдинов та бар иде. Тикшерүләр узгач алар да шул кичтә иреккә чыгарылды.

Элек Чаллыдагы ТИҮ бинасы тартып алынган иде. Аннан Казандагы БТИҮ урнашкан бина белән дә шундый ук хәл килеп чыкты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG